Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Кызылъяр авылында яшәүче Игътисамовлар яшьләргә үрнәк

Без Баулы районында озак еллар бергә яшәгән парлар хакында булган язмаларыбызны дәвам итәбез. Шундый парларның берсе Кызылъяр авылында гомер итүче Рәсимә һәм Җәмил Игътисамовлар.

Рәсимә апаның да, Җәмил агайның да хезмәт юллары район халкына файдалы булып үткән. Рәсимә Игътисамова район кулланучылар җәмгыятендә кырык елга якын ревизор, ә гаилә башлыгы Җәмил агай технологик транспорт идарәсендә машина йөртүче булып эшләгән.

– Без эштән – эшкә күчеп йөрмәдек. Мин укуны бетерү белән юллама аша Баулыга эшкә кайттым, – дип сөйләде Рәсимә апа. – Ә Җәмил гомер буе машина руле артында булды. УТТдан алтмыш яшендә лаеклы ялга чыккач та, шул көнне үк колхоз машинасына утырды. Без эшне, эш безне яратты. Гомер буе шулай.

Игътисамовлар озак еллар Баулы шәһәрендә яшәгән. Лаеклы ялга чыгар алдыннан гына алар, авыл җиренә күченергә уйлап, фатирларын шәхси йортка алышканнар.

– Әле һаман сөенеп бетә алмыйм! Үземнең бакчам, үземнең ихатам, үзебез үстергән яшелчә-җимеш, чәчәкләр..., – дип тезеп китте Рәсимә ханым. – Авыл җирендә шулай рәхәт бит яшәргә. Күптән түгел генә алтын туебызны бәйрәм иттек. Ярты гасырдан артык бергә кулны-кулга тотынып үтәбез. Матур тормыш нигезе – ул аңлашып яшәүдә.

Игътисамовлар бик күп яшь гаиләләргә үрнәк булып яшиләр. Соңгы елларда Рәсимә апаның шигырьләр язарга да сәләте ачылып киткән. Якыннарын ул үзенең иҗаты белән дә сөендерә.

Фото: шәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев