Кырда эшләү – үзизоляция чорына вариант
Үзизоляция режимы дәвам итә, һәм онлайн аппарат киңәшмәсе кабат Zoom (зум) программасында район җитәкчеләрен берләштерде.
Бәйрәм көннәре районда оператив хәлдә чагылды: өч җинаять кылынган, шуларның берсе бүгенге көндә ачылган. Баулы районы буенча эчке эшләр бүлеге начальнигы Александр Иванов 114 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында хәбәр итте, аларның икесе – исерек хәлдә йөргән өчен. Тулаем алганда, атна эчендә 245 хәбәр килгән.
Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин 12 майдан башлап Татарстанда шәһәрләргә кергәндә постларның алынуын искә төшереп үтте. Ул эчке эшләр министрлыгының җирле бүлегенә постларны алуны контрольдә тотарга, шулай ук патруль урнаштырылган урыннарны тәртипкә китерергә кушты.
Майның эссе көннәре районда янгын хәленә дә йогынты ясаган. 109нчы янгын бүлеге начальнигы Илдар Галиев сүзләренчә, узган атнада коры үлән януга бәйле ике техноген янгын булган. Тикшерү барышында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган гаеплеләр ачыкланган һәм административ җаваплылыкка тартылганнар.
Чәчү кампаниясенең барышы турында Баулы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәрит Кыямов сөйләде.
– Бүгенге көндә 25,8 мең гектар мәйданда чәчү эшләре башкарылды. Үсемлекләрне корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртү дәвам итә, – диде ул. – Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге кыенлыклар җәйге чорда кадрлар белән генә бәйле.
Район башлыгы Баулының мәшгульлек үзәгенә проблемага игътибар итәргә һәм яхшы кадрлар эзләргә кушты. Шул ук вакытта ул авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәт хаклары начар түгеллеген ассызыклады: әйтик, көтүченең аена 60 мең сумга кадәр акча алу мөмкинлеге бар.
Әлбәттә, киңәшмә районда санитар-эпидемиологик хәл темасын да читләтеп уза алмады. Баулы районында баш дәүләт санитар табибы Галина Алатырева сүзләренә караганда, бүген Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән кайткан 72 кеше, шулай ук алар белән бергә яшәүче 23 кеше үзизоляциядә. Хәзерге вакытта Баулыда авыруның җиңел формасы булган “короновирус” диагнозы расланган бер кеше теркәлгән. Баулы районында пандемия чорында барлыгы өч авыру очрагы теркәлгән.
Район башлыгы Роспотребнадзор хезмәткәрләренә якын көннәрдә үзизоляция режимының үтәлешен катгый күзәтергә кирәклеген билгеләп үтте: халыкны битлек һәм перчаткалар булу-булмауга тикшерергә кирәк. Ул сәүдә объектларының санитар нормаларны үтәвен тикшерүне йөкләде – оешмалар шәхси саклану чараларыннан башка килгән клиентларга хезмәт күрсәтергә тиеш түгел. Һәр оешмада нәкъ менә җитәкчеләр үз объектларының санитар нормалары өчен җаваплы, дип ассызыклады Рамил Гатиятуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев