Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Төп тема

Кыр эшләре тулы куәттә бара

7 майга булган мәгълүмат буенча, район кырларында 16 мең гектар мәйданда чәчү эшләре башкарылган, бу планның 39 проценты дигән сүз.

Язгы кыр эшләрен вакытында башкарып чыгу – район аграрийларының төп бурычы. Илдә коронавирус вәзгыяте булуына карамастан, басу-кырларда эш тулы куәтенә бара.

Авыл хезмәтчәннәре язның бер көне – ел туйдыра, дигән сүзләрне истә тотып, барысын да вакытында эшләп, киләчәк уңышка нигез салып калырга ашыга. Чәчү белән паралель рәвештә, аграрийлар шытып чыккан игеннәрне өстәмә тукландыру, корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртү эшенә дә керештеләр.

Без “Бәкер” крестьян-фермер хуҗалыгы җирләрендә булып, язгы кыр эшләре барышы белән танышып кайттык.

– Соңгы өч-дүрт елда әлеге хуҗалык тритикале дигән бөртекле культураны 500 гектар мәйданда чәчә. Күрүебезчә, ул яхшы кышлаган, хәзер тармаклану процессын үтеп бара, – дип сөйләде безгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Наил Галиуллин. – Һәм менә нәкъ шушы чорда аны тукландыру, чүп үләннәренә каршы эшкәртү мөһим. Үсемлекләрне тармаклану, чәчәк ату, серкәләнү, җитешү фазаларында тукландыру кирәк. Район буенча 26 мең гектар мәйданнарда бөртекле культуралар чәчеләчәк. Шуның 20 мең гектары сабан культуралары (бодай, арпа, солы, карабодай һәм кукуруза). Бүгенге көндә районда тулаем алганда 40 процентка якын иртә культуралар чәчелде. 15-20 майлардан соң соңгы культуралар – карабодай һәм кукруза кала.

Тритикале кырларыннан соң без көнбагыш чәчелә торган басуга бардык. Монда да эш кайнап тора. Басудан җылы, дымлы туфрак исе килә.

– Уңыш җыеп алуны көзге яңгырларга калдырмас өчен, көнбагышны да иртәрәк срокларда чәчәргә тырышырга кирәк, – ди Наил Галиуллин. – Бүген җир җылынган, 8-10 градуска җитә, дымлылык җитәрлек. Көннәр бүгенгедәй уңай торса, чәчкән орлыклар тиз тишелеп чыгачак. Район буенча көнбагышны, гадәттә, дүрт меңнән артык гектарларда чәчәбез. Быел да шундый ук мәйданнарда калачак. Хуҗалыклар көнбагышның төрле сортларын чәчәргә тырышалар.

Наил Галиуллин сүзләренчә, көннәр уңай булганда, чәчү эшләре 20 нче майга кадәр төгәлләнергә мөмкин.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев