Кызылъяр авылында иске Яңа елга бәйрәм тамашасын әзерләгәннәр
Кичә Кызылъяр авыл мәдәният йортында иске Яңа елны бик күңелле бәйрәм иткәннәр.
Концерттагы hәр чыгышны тамашачылар бик җылы каршы алды. Би кичне авылдашлары Денис Әхмәтҗанов, Аделина Вәлиева, Зилә Гамирова, Люция Хафизова, Гүзәлия Зянгареева, Зѳлфия Вилданова, Разил Фәррәхутдинов, Гамбария Гарифуллина, Сиринә Вәлиева, Фәнис Багаутдинов сәхнә йолдызларына әверелде. Концертта шулай ук «Дуслык» бию ансамбле hәм Кызылъяр мәктәбе бию тѳркеме катнашты. Программада килгән кунаклар чыгышы да булды: Хәнсевәр авылыннан Гѳлия Закирова hәм Фәнзия Галләметдинова, Октябрьский шәhәреннән Әнис Хәбибуллин hәм Владислав Альбаев, Иске Чүте авылыннан Факил Загретдинов.
Фото: Алина Шәйхетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев