Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы әти-әнисенә Яңа елга бүләк ясады

Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина "Абунә бүләк ит" хәйрия акциясенә кушылды.

"Абунә бүләк ит" акциясе дәвам итә. Ел дәвамында әлеге чарада Баулы районында төрле өлкәләрдә эшләүче җитәкчеләр һәм депутатлар дә бик теләп катнаша. Шушы көннәрдә Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина да әти-әнисенә зур бүләк ясады.

- Газета һәм журналларга яздыру - әти-әниемә миннән Кыш бабай бүләге булачак, сюрприз! Әнием Фәйрүзә Якупова гомере буе "Хезмәткә дан" район газетасын яратып алдырды. Гомумән, без үскәндә безнең гаиләгә ел дәвамында 5-6 төрле газета-журнал килә иде, почта ташучы апаны көтеп ала идек. Яңа килгән газета-журналларны ярыша-ярыша укып чыгу, яңалыкларны алданрак белү теләге зур иде, - ди Эльвира Әнис кызы бераз балачак хатирәләренә бирелеп.- Әнием белән әтием башка елларда үзләре языла иде, ә быел мин өлгеррәк булдым әле. Якыннарымны берьюлы "Татмедиа"ның өч төрле басмасына яздырдым("Хезмәткә дан", "Сөембикә", "Казан утлары").

Авыл җирлеге башлыгы сүзләренчә, почта бүлекчәсендә озак еллар хезмәт куючы Дания Госсамова газета-журналларга язылырга теләүче авылдашларын һәрвакыт хуплап каршы ала. Язылырга өлгермәгән яки төрле сәбәпләр аркасында язылырга онытып торган авылдашларының исенә төшерә һәм үз эшен зур теләк, сөенеч белән башкара, ди.

Сүз уңаеннан, узып баручы елда "Якыннарыңны газета-журналларга яздыр" акциясендә район башлыгы Рамил Гатиятуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов, район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров, районның имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов һәм башка җитәкчеләр теләп катнашты.

Фото: Кызылъяр авылы җирлеге советы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев