Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Корбан гаете якынлаша. Баулыларның сорауларына районның имам-мөхтәсибе җавап бирде

Изге Корбан гаете якынлаша. Быел корбан бәйрәме 9 июль көненә туры килде. Әлеге бәйрәм якынлашкан көннәрдә район халкының теләкләрен исәпкә алып, корбан чалуга кагылган сорауларны без районның имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов белән әңгәмә кордык.

Корбан чалу ничек һәм кайда башкарыла?

– 9  июль, шимбә көнне иртәнге сәгать алтыда Гает намазы укылганнан соң, җиделәр тирәсендә корбанлык малларны чалу башлана. Быел да безнең шәһәрдә “Гали” һәм “Өмет” мәчетләре тирәсендә махсус урыннарда башкарылачак. Шулай ук һәр кеше үзенең шәхси хуҗалыгында башкара ала. Авыл җирлекләрендә корбан чалуга ярдәмгә хәзрәтләр бар, аларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бу эшне өч көн эчендә башкару хәерле.

Корбан бәйрәме өч көн дәвам итә. Әгәр дә бу көннәрдә корбанлык малын чалып өлгерә алмасаң яки Гает намазына кадәр башкарсаң дөрес буламы?

– Әйтеп үткәнчә, корбан чалуның билгеле вакытлары, шартлары бар. Әлеге вакыт һәм шартлар туры килмәгән очракта корбаннан китми, ул гади ит кенә булып кала. Вакыт булмыйча, кеше юлда калырга мөмкин, авырып китәргә мөмкин – бу вакытта кешенең өстеннән бурыч төшә. Ул бит нәзер корбаны түгел. Тик аны башка кешегә кушып та башкарырга була бит. Чөнки корбан хуҗасының корбанлык чалган урында булуы мәҗбүри түгел. Ә нәзер итеп әйтелгән булса, аны үтәргә кирәк. Ул Аллаһы Тәгалә каршында үз өстеңә алган бурыч булып йөкләнә. Нәзер корбанын башка вакытларда да башкарырга була.

Корбанны кемнәр чалырга тиеш?

– Корбан нисабының күләме быел 32 мең тәшкил итә. Гаиләдә шуның кадәр акча булганда, корбан чалу вәҗиб, ягъни мәҗбүри санала. Корбан итеп биш яше тулган дөя, ике яше булган сыер малы яки үгез, бер яшьлек яки алты айлык (зур түшкәле) сарык яки кәҗә чалына. Авыру, сукыр, ашарга яраклы әгъзалары җитмәгән хайванны корбан итеп чалырга ярамый. Эре терлекне җиде кешегә кадәр җыелып чалырга була. Ул вакытта һәр катнашкан кеше малны корбанлык итеп ният кылырга тиеш. Әгәр шулар арасында берсе, ит бетеп киткән иде, җидәү җыелсак, арзанга төшә дип уйлап кушылса, бу мал корбаннан китми, хәтта ки калган алты кешегә дә әҗер-савабы булмый.

Корбан итен бүлү тәртипләре?

– Пәйгамбәребез үзенең хәдис-шәрифендә әйткәнчә, итне өч өлешкә бүлү – ул иң хәерлесе. Бер өлеш гаиләгә, икенче өлеш мескен, фәкыйрь һәм ятимнәргә, калган өченче өлештән Корбан ашы уздыру.

Автор фотосурәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев