Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Хәнсевәр авылында яшәүче Зөлфирә ханым: “Улым юклыгына һаман ышанмыйм!”

Сугыш афәте. Ул нинди генә булуына карамастан, меңнәрчә гомерләрне өзә. 1994 елда башланган Чечен сугышы да яңа гына хезмәткә алынган яшь солдатларның җанын кыйган. Шул сугышта һәлак булучы солдатлар исемлегендә Хәнсевәр авылында туып-үскән Илнур Хатип улы Газыймов та бар.

11 декабрь – Чечен сугышында һәлак булганнарны искә алу көне. Шул уңайдан, ничек кенә авыр булса да, без Илнурның әнисе Зөлфирә апага шалтыраттык. Сөйләштек, елаштык...

– 1 февраль Илнурымның туган көне. Ул  1977 елда туган иде, – дип сөйли башлады Зөлфирә апа. – Хәнсевәр авылында мәктәпне бетерде. Үзенең сыйныфташлары белән бергә, 1995 елның 25 июне дип исемдә калган, армиягә китте. Белмәдем... баламны шунда соңгы тапкыр күргәнмен икән.

Зөлфирә апа сүзләренчә, Илнур баштарак хатларны еш язган. Барысы да яхшы, кайгырмаска кушкан. Шуңа күрә гаиләдәгеләрнең солдат егет өчен күңелләре тыныч булган. Мең, миллион ир-егетләр хезмәт итеп кайта бит.

– 1996 елның 22 сентябре көнне кызыбыз Зөлфияне Габдрахман авылына кияүгә бирдек, – дип сөйләвен дәвам итте Зөлфирә ханым. – Менә шул көнне безгә кайгы китергән телеграмма килеп төште. Күз яшьләре, ачы сагыш, хәсрәт эчендә баламның гәүдәсе салынган табутны көтә башладык. Абдуллино станциясенә барабыз да кайтабыз, барабыз да кайтабыз. Бер атна көттек. Ул вакытта шул станция аша бик күп табутлар кайтарылды. Гел күңелемдә “ул түгелдер, балам исәндер әле” дигән уйлар булды. Ышанмадым. Тик алай булмады шул. Табутта нинди гәүдә ятканын да белеп булмый, кечкенә генә пыяла аша карарга рөхсәт ителде. Мин карый алмадым. Караганнар берни дә күренми, диделәр. Шулай дигәч, тагын өмет уты кабынды. Бәлки ул түгелдер, минем Илнурым исәндер кебек. Ышанасызмы, мин аны бүген дә кайтып керер, дип өметләнеп көтәм.

Солдатның гәүдәсе салынган табутны туган ягына офицеры һәм тагын аның белән бергә хезмәт иткән  ике дусты озата килгәннәр.

– Илнурның машина йөртү турында таныклыгын, мин соңгы тапкыр аңа язган хатымны алып килгәннәр иде, – дип авырлык белән искә төшерде Зөлфирә Газыймова. – Мин язган хатны алган, тик никтер ачып укырга өлгермәгән иде балакаем. Елыйм инде, гафу итегез...

Шул вакыт аралыгында Илнур әнисенә, барысы да яхшы, кайгырмагыз, мин БТРга укырга юлланам, дип хат язган булган.

– Миңа шулай дип язды, ә абыйсы Хәлилгә аңлатып язган, – ди Зөлфирә апа. – Абыйсына Чечняга җибәрәчәкләрен, сугышка икәнен язган. Аннары озата килгән иптәшләре Илнурның ничек һәлак булуын гына сөйләделәр миңа. Офицерлары чолганышта калган. Илнур аны алып чыкмакчы булган. Гел ярдәмчел, кайда барса да, беренче иде шул балакаем. Монда да гел беренчеләр рәтендә булган. Тырыш иде, җитез иде. Өлгерермен дип уйлагандыр инде. Ник минем турымда уйламады икән? Миңа бик авыр булды бит бу кайгыны кичерү! Шулай итеп ул утырган машина өстенә снаряд төшкән.

Зөлфирә апа сүзләренчә, әни кеше күңеле бу югалту белән берничек тә килешә алмый. Күңеле, җаны кабул итми.

– Кәрт ачучыга да бардым аптырап, юаныч эзләп диимме, – дип дәвам итте Зөлфирә апа. – Беләсезме миңа нәрсә диделәр? Анда сезнең бала түгел, диде. Икенче туганыбыз да барды. Башыңа төшсә, андый урыннарга да йөрисең икән. Аңа табут эчендә бер кул гына булуын әйткәннәр. Ни уйларга да белмим. Ничәмә-ничә еллар үтсә дә, мин улымны көтәм. Кайтыр кебек ул. Ә бала салган яра – беркайчан да төзәлми. Бүгенге көндә аның истәлеге булып үзе үлгәннән соң “Батырлык өчен” медале калды.

Фото: шәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев