Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Халык санын алу гадәти режимда дәвам итәчәк

Илдә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәре игълан ителүгә карамастан, исәпкә алучылар үз эшләрен башкара.

Бөтенроссия халык санын алу, илдә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәре игълан ителүгә карамастан, гадәти режимда узачак. Бу хакта Росстат матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Исәпкә алучылар йортларда йөрүләрен дәвам итәчәк, әмма санитар чаралар көчәйтеләчәк. Аерым алганда, алар кирәкле шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителәчәк һәм Covid-19 тестларын даими рәвештә тапшырачак. 

Баулыда “Ватан” үзәгендә, район үзәк китапханәсендә һәм Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында халык санны алу буенча стационар участоклар бар. Алар 8-20 сәгатьләрдә эшли.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев