“Күңелле ишегалды” лагере эшли башлады
Укучылар җәйге каникулга чыкты.
Җәйге каникуллар вакытында балалар һәм яшүсмерләр өчен "Күңелле ишегалды" лагере эшләячәк. "Яшьләр дөньясы" күп функцияле яшьләр үзәге хәбәр иткәнчә, программа сәламәт тормыш рәвеше формалаштыруга юнәлдерелгән. Балалар һәм яшүсмерләр өчен төрле ярышлар, спорт һәм интеллектуаль уеннар, походлар оештырылачак. Беренче смена 19-30 июньдә эш көннәрендә 9-15 сәгатьтә Пушкин, Энгельс, Ленин, Салих Сәйдәшев, Нефтепровод урамнарында эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев