Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Казахстан тәҗрибәсе Баулыда да ярарга мөмкин

Дүшәмбе киңәшмәсендә Баулы муниципаль районы Рамил Гатиятуллин Татарстан делегациясе составында Казахтанга командировкага баруы турында сөйләде.

Татарстан вәкилләре "ЭКСПО-2017" махсуслаштырылган халыкара күргәзмәсендә, Астана шәһәре көненә һәм Казахстанда Татарстан мәдәнияте көннәренә багышланган бәйрәм чараларында катнашканнар. Делегация әгъзалары Казахстан башкаласында үткән Сабан туенда да бик күп матур тәэсирләр алганнар. Алар шулай ук Казахстан милли академик китапханәсендә "Мирасны саклау" һәм "Казахстан Республикасы һәм Татарстан Республикасы язучылары" конференцияләрендә катнашканнар.

Моннан тыш, командировка барышында шәһәрләрне төзекләндерү, зур вакыйгалар оештыру һәм мәдәни хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышынган. Экологик һәм энергияне саклау технологияләре белән танышу Рамил Гатиятуллинда зур тәэсир калдырган. Андый тәҗрибәне безнең районда да кулланып булыр иде дип саный район башлыгы.

Ул яшьләр тарафыннан оештырылган акцияләр турында да сөйләде. Билгеләнгән бер көнне Астана кешеләре күпсанлы фонтаннарга пластик шешәләр ыргыталар, шул рәвешле халык планетабызны пычрату никадәр җиңел икәнлеген күрә. Бу акциянең тәэсир итү көче зур, ул экологик культура турында уйларга мәҗбүр итә.

Районыбызда хәл итүне көткән проблемалар җитәрлек. Район башлыгы юлларны һәм юл читләрен караудагы җитешсезлекләр мәсьәләсен күтәрде.

- Нишләп күрше районнарда чүп үләннәр юл кырыеда гына түгел, якын-тирәдә дә чабылган, нишләп сез өлгермисез? - дип сорады ул БУАД вәкиленнән.

Район башлыгы шәһәр башкарма комитетына һәм яшелләндерү идарәсенә чүп үләннәре чабучыларның һәм чүп җыючыларның хезмәтен механикалаштыру турында уйланырга кушты. Ул шулай ук юлларны асфальтлау эшен ашыктырырга боерды.

Аппарат киңәшмәсендә, гадәттәгечә, полиция, МЧС вәкилләре чыгышлары тыңланды, терлек азыгы хәзерләү барышы мәсьәләсе күтәрелде, "Водоканал" предприятесе мәгълүматы җиткерелде.

Ахырда шәһәр суды администраторы Альберт Абдуллинга 60 яшьлек юбилее уңаеннан район башлыгы рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев