Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

“Исламгалиевләр” хуҗалыгында урып-җыюның кызган мәле

Быелгы яз район аграрийлары өчен зур сынаулар алып килсә дә, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре сынатмыйча, бүгенге көндә урып-җыю эшләре белән мәшгуль. Районның алдынгы хуҗалыкларыннан берсе – “Исламгалиевләр” хуҗалыгында да урып-җыю тулы көчендә бара. Биредә бөртекле культураларның бер гектар мәйданыннан 15-16 центнер уңыш алалар.

Басу-кырларда комбайн, трактор гөрелтесе туктап тормый. Урып-җыю эшләренең кызган мәле, кыл уртасы. Авыл хуҗалыгында хезмәт куючылар һәр сәгатьнең кадерен белеп, бөртеклеләрне югалтмыйча җыеп алу белән мәшгуль. Кырда кораблардай тезелеп бер-бер артлы дүрт-биш комбайн килә. Аларның берсен тәҗрибәле белгеч Равшан Артыкбаев иярли.

– Әлеге хуҗалыкта сигез елдан артык эшлим. “Исламгалиевләр” гә механизатор булып килгән идем, – дип сөйләде комбайнда эшләүче Равшан Артыкбаев. – Башта “Дон” комбайнында эшләдем, аннары яңа “Акрос” комбайнын кайтардылар. Барлык уңайлыклары бар, төзек техника. Эшләргә дә эшләргә. Менә быел да яхшы кәефләр белән урып-җыюда без. Уңыш алай начар димәс идем. Көннәр коры, кояшлы булганда җыеп алырга ашыгабыз. Коры килеш ындырга илтеп өлгерергә кирәк.

Равшан безнең белән озак сөйләшеп тормады, артыннан куып килгән комбайн узып киткәнче, үз рәтен югалтмыйча рульгә ашыкты.

– Бүгенге көндә безнең фермер хуҗалыгында 8500 гектар сөрүлек җирләр бар. Шуларның 7 700  гектары чәчүлек җирләре. 950 гектарда көзге бодай иде. Анысын уңышлы гына җыеп алдык, – дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе Вахит Исламгалиев. – Арпа, солы культуралары бар һәм язгы бодай. Арпаны соңгы гектар мәйданнарда эшлиләр, бүген-иртәгә җыеп бетерәбез. Аннары бөртекле культуралардан мең гектар мәйданнарда язгы бодай кала, аннары җыясы була 300 гектарда горчица. Аны соңгы берничә елда чәчәбез. Шулай ук рапс бер мең гектар мәйданнарда һәм якынча 2 300 гектар мәйданда көнбагыш җыеп аласыбыз кала.

Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга һәм Баулы телевидениесендә карарга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев