Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан Шалты авылы мәчетендә истәлекле чара булды
Борынгы Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул итү көненә 1100 ел тулу уңаеннан район һәм авыл җирлекләрендә дә бик күп матур һәи тарихи чаралар оештырылды. Шундый чараларның берсе Шалты авыл мәчетендә дә үтте.
Шалты авылы мәчетендә оештырылган чара җирле "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Наҗия Гильфанова идеясе белән тормышка ашырылды. «Динем-ислам, милләтем-татар» дип исемләнгән бәйрәм очрашуы өлкәннәр һәм балалар күңеленә хуш килде. Әлеге очрашуда мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре,укытучылар, укучы балалар катнашты. Шалты авыл мәчете имам- хатыйбы Әсгать хәзрәт Магъзяновның катнашуы бщйрщмне тагын да күңеллерәк итте. Хәзрәт балаларга, мәчет - Аллаһ йорты, азан, намаз, намаз уку вакытлары, аның хикмәтләре, Рамазан ае һәм ураза тоту төшенчәләренә аңлатма бирде. мәчет әдәбе аңлатылды.
Чарада катнашучылар да әзерлек белән килгән иде. Алар бергәләшеп мөнәҗәтләр әйттеләр, шигырьләр укыдылар.
– Без бу бәйрәмне көтеп алдык, шигырьләр ятладык, мөнәҗәтләрне искә төшердек,– ди Гөлназ Газизова.
–Мин үземнең мөселман, татар кызы булуым белән чиксез горурланам. Ислам дине - безнең дин, - дип үзенең хисләре белән уртаклашты Элина Кашапова.
–Ислам дине - безнең борынгы әби- бабайларыбызның дине. Ул безгә моннан бик күп еллар элек иңдерелгән. Бүгенге чара бик матур булды, дөрес юлда булырга кирәк. Шулай ук тарихи әйберләр сөйләнде. Миңа бик ошады. Үзебез катнашып утырдык. Гомумән, бездә һәр бәйрәмнең мәгънәсе, балалар өчен мәгълүматы һәм файдасы бар, - диде Розалина Шакирова.
Дин йортындагы очрашу, мәчет тарафыннан әзерләнгән китаплар тарату белән тәмамланды.
Индира Сәйфуллина
Фото: Гөлназ Вахитова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев