Исергәпләр Корбан гаетенә җыелды
11 август көнне мөселманнар Корбан бәйрәмен билгели башлады. Ул өч көн дәвам итә. Иртәнге сәгатьләрдә Исергәп авылы өстендә гает намазы яңгырады. Намаздан соң авыл халкы, килгән кунаклар - барысы 130 га якын кеше, Гает бәйрәме уңаеннан әзерләнгән табынга җыелдылар.
Исергәп мәчетендә уздырылган һәр дини чараларда авылдашлары Зыяровларның, шәхсән Илдар Зыяровның матди ярдәмен тоялар. Быел да алар гаиләсе бәйрәм уздыру өчен 50 меңгә якын акчалата ярдәм күрсәткән. Шулай ук Казан урамы ягы зиратына капка ясар өчен ун мең сум акчалата ярдәм калдырганнар. Бәйрәм уңаеннан табынга сый- нигъмәт сатып алу өчен берничә кеше бишәр мең сум акча биргәннәр. Бертуган баулылы Булат һәм Рафаэль Котлыевлар Исергәпкә алып килеп ике баш корбанлык сарык малы чалдырганнар. Корбан итеннән пылау пешереп авыл халкын сыйлаганнар. Мәчеткә килә алмаган 25 авылдашына Наилә Зыярова корбан итеннән өлеш чыгарып, үзе өйләренә илтеп биргән.
Изге дә, саваплы да гамәлләре булган авылдашлар күпләргә үрнәк булып, матур эшләре белән Исергәп халкын әледән-әле сөендереп торалар.

Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев