Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Исергәп пенсионерлары инглиз телен өйрәнергә тели

Исергәптә яшәүче 17 пенсионер компьютер белеменә ия булу турында сертификат алдылар. Әлеге документны аларга тантаналы төстә табын артында Баулы һәм Ютазы районнары буенча пенсия фонды идарәсе начальнигы Станислав Тимофеев һәм районның пенсионерлар советы рәисе Альвина Сәмигуллина тапшырдылар. 2009 елның октябрь аеннан Баулы районында пенсионерлар союзы каршында өченче буын университеты эшләп...

Исергәптә яшәүче 17 пенсионер компьютер белеменә ия булу турында сертификат алдылар. Әлеге документны аларга тантаналы төстә табын артында Баулы һәм Ютазы районнары буенча пенсия фонды идарәсе начальнигы Станислав Тимофеев һәм районның пенсионерлар советы рәисе Альвина Сәмигуллина тапшырдылар.

2009 елның октябрь аеннан Баулы районында пенсионерлар союзы каршында өченче буын университеты эшләп килә. Анда ел саен уку елы башында 6-7 факультет (компьютер белеме нигезләре, сәламәтлек курслары, йөзү терапиясе, хокук белеме нигезләре, психология, бию терапиясе һәм чит телләр өйрәнү курслары) үз ишекләрен ача. Шушы дәвер эчендә районның алты йөздән артык пенсионеры компьютер белеме нигезләрен үзләштерү турында сертификат алуга ирешкәннәр.

- Быелгы уку елында гына да Яңа Чүтедә 23 кеше, Исергәптә 17 кеше, Алексеевкада 19 кеше компьютерда эшләргә өйрәнделәр. Сертификатлар тапшыруны Исергәптә шундый мул табын белән, тантаналы итеп оештырганнар. Заманча чыгарылыш кичәсен хәтерләтеп куйды, - ди районның пенсионерлар советы рәисе Альвина Сәмигуллина.

Сертификат тапшыру вакытында килгән кунакларга һәр исергәпле рәхмәтен һәм компьютерга өйрәнү никадәрле кирәк һәм мөһим булуын әйтеп калырга тырышты.

- Мин берничә ел инде район үзәгендә яшәп, белем алып йөргән пенсионерларга кызыгып карый идем, - диде укытучы ветеран Рүзилә Әбүзарова. - Мондый бәхет үзебезгә дә килде. Хәзер без рәхәтләнеп социаль челтәрләрдә дә аралашабыз, ерактагы туганнар белән хатлар алышабыз.

- Компьютерда ниндидер эшләр башкару кызык та, файдалы да, - ди 40 елга якын авылда фельдшер булып эшләгән Гөлфия Сәлимова. - Пенсиядә булсам да, эшләп йөрим, компьютерны белү минем өчен бик мөһим.

- Кеше бишектән ләхеткәчә белем алырга тиеш, - дип үз фикерен әйтте берничә китап авторы Камил Шәмсуаров. - Мин компьютер курсларына бик теләп алдан ук язылдым. Шушы көннәрдә үз кулларым белән компьютерда авыл тарихына багышланган дүртенче китабымны җыйдым. Бик уңайлы, хәзер торак-коммуналь хезмәтләр өчен дә электрон рәвештә генә түлибез.

Компьютер белемен үзләштергән исергәпләр моның белән генә туктап калмаска, ә инглиз теле курсларын һәм спорт түгәрәкләрен дә эшләтеп җибәрергә тәкъдим иттеләр.

- Узган ел чит илгә сәяхәткә бардык, шунда инглиз телен белмәвем аркасында җәфа чигеп беттем, - ди авылның ветераннар советы рәисе Рәис Әбүзаров. - Чит телләр курсы безгә һичшиксез кирәк дип уйлыйм.

Аның фикерен башкалар да җөпләп куйдылар.

Өченче буын университетында гаиләләре белән укучылар да булган. Алар һәрберсе компьютер белемен өйрәткән укытучы Резедә Зәбировага рәхмәтле. Чара тәмам булгач та, пенсионерлар өйләренә ашыкмады, беренче тапкыр компьютерны кабызырга, "тычканны" тотырга яки интернетка керергә куркулары турында көлешә-көлешә искә төшереп утырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев