Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Исергәптә яшәүче Җәмил Дәүләтов мобилизацияләнүчеләргә илле килограмм бал җибәрде

Мобилизацияләнүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү чаралары дәвам итә. Әлеге изге эштә Исергәп халкы да бердәмлек үрнәге күрсәтеп, хәйриядә актив эш алып бара.

Республикада, шул исәптән Баулы районында да өлешчә мобилизация игълан ителү белән үк ярдәмләшү фондлары оешты. Әлеге чаралардан Исергәп авылында яшәүче өлкәннәр дә, эшче яшьләр, балалар да читтә калмады. Бүгенге көнгәчә, халык бердәм ярдәмгә ашыга.

– Өлкән яшьтәге апалар күбрәк бәйләм әйберләре белән ярдәм итә, акчалата ярдәм итүче иганәчеләр дә бар, – дип сөйләде Исергәп авыл җирлеге сәркатибе Сөмбел Муллагалиева. – Бигрәк тә аерым билгеләп үтәсем килә авылдашларыбыз Рәсимә һәм Җәмил Дәүләтовларның гаиләсен. Җәмил абый өлкән яшьтә булуына карамастан, үз хуҗалыгында җитештергән умарта балы белән ярдәм итте. Мобилизацияләнүче егетләргә ул илле килограммнан артык бал китерде. Шуны да әйтергә кирәк, Җәмил абый ел саен бал уңышыннан Баулының балалар өчен вакытлыча яшәү урыны булган “Гаилә” приютына да өлеш чыгара. Мондый авылдашлар белән горурлана алабыз.

Фото: Сөмбел Муллагалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев