Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Исергәптә яшь киленгә су юлы күрсәттеләр (фотогалерея)

Бүген Исергәп авылында “Яшь киленгә су юлы күрсәтү” дип исемләнгән бик матур бәйрәм оештырылды.

Чара татар халкының иң матур йолаларыннан берсе – киленгә су юлы күрсәтү гореф- гадәтенә нигезләнде. Авыл халкы бәйрәмгә дип Зур Кыйбла чишмәсе янына җыелды. Бәйрәм авыл мәчете өлкәннәре идеясе һәм ярдәмендә тормышка ашырылды.

Узган ел Исергәп авылының Зур Кыйбла  чишмәсе төзекләндерелгән иде. Шуннан соң ул халыкның яраткан ял итү, су алу урынына әверелде. Бүген дә халыкның чишмә буена күпләп килүе – шул хакта сөйли. Бәйрәм башланыр алдыннан ук чишмә буена ап-ак яулыкларын бәйләгән апалар, ыспай гына киенгән абыйлар да күренде. Алар арасында Исергәп авылына 1958 нче елда килен булып төшкән Флюра апа Газизова да бар. Ул чишмә буена төшү белән чишмә суыннан авыз итеп догасын укып алды.

–Мин дә килен булып төшкәннең икенче көнендә нәкъ шушы чишмәгә килдем бит, – диде ул татар әбиләренә генә хас булганча, яулык чите белән бераз битен каплап.  – Мин чишмә буена үзем генә килгән идем. Иртән торуга миңа су юлын өйрәттеләр дә, чыгып киттем чиләкләремне көянтәмә асып. Шундый озын кебек тоелган иде юлы. Мин бит бу авылныкы түгел. Бөгелмә ягыннан килен булып төштем. Килен судан кайткач, киленне зурлап,  шул су белән чәй куялар. Мичтә таба чыжлый. Үзенә күрә бер матур йола, гадәтебез булган. Менә бүген дә яшьләр, балалар күп килгән. Күрсеннәр, тормышыбыз бизәге булган йолаларны онытырга ярамый.

Бәйрәмне мәдәният йорты директоры Лилия Талипова ачып җибәрде. Сәнгать җитәкчесе Рәзифә Хәкимова һәм аккомпаниатор Зөлфия Шаракова, китапханәче Миләүшә Юсыпова яшь килен төшерү, никах, туй белән бәйле булган борынгы йолалар хакында кыскача сөйләп үттеләр. Авыл җирлеге башлыгы Айдар Әгълиуллин һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров килгән кунакларны сәламләп үттеләр.

–Әби- бабаларыбызның күркәм йолаларын онытмау, саклап, буыннан-буынга тапшыру – безнең изге бурычыбыз, – диде Данияр Бакиров. – Безнең авылның табигате, чишмә буйлары бик матур. Барыгыз да белгәнчә, әлеге чишмә күптән түгел яңа төс алды, капиталь төзекләндерү үткәрдек. Шулай ук бергәләп бик матур итеп аны ачу тантанасына җыелган идек. Бүгенге чара дәвамлы булсын. Киләчәктә бирегә яшь киленнәрнең сукмагы өзелмәсен иде.

Матур теләкләрдән соң авыл имамы Камил хәзрәт Шәмсуаров коръән аятьләре дә укып ишеттерде. Бәйрәм күңелле җыр- бию, борынгы уеннар белән үрелеп барды.

Әлеге бәйрәм бик күп абый- апаларның күңелендә яшьлек хатирәләрен кузгатты. Аларның һәрберсе бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт укыдылар.

Чишмә буенда узган бәйрәмне үзешчән артистлар чыгышы тагын да күркәм итте.

Исергәп авылы киленнәренең фикерләрен һәм бәйрәм турында тулырак итеп “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин.

 

фото автора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев