Исергәптә агач утырту өмәсе булды
Шәһәр һәм район җирлекләрендә көзге агач утырту эшләре дәвам итә. Бүген Исергәп авылының Ленин урамын, зират тирәләрендә дә чыршы һәм нарат агачы үсентеләре утырттылар. Барлыгы дүрт меңгә якын яшь үсенте утыртылды.
Исергәп авылында агач утырту эшләре берничә көн дәвамында барды. Мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл кешеләре дә үз теләкләре белән әлеге изге эшкә кушылды. Нинди генә күмәк эш булса да, укытучылар һәм укучылар аеруча активлык күрсәтә. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Нәгыймова сүзләренчә, мәктәптә эшләү дәверендә ул мәктәп укучылары белән барлык төр эшләрне дә башкарган.
Җиденче сыйныфта укучы Радель Гарипов агач утыртуның барлык нечкәлекләрен дә яхшы белә. Бүген үзе утырткан иллегә якын чыршы агачларының да үсеп китәренә ышана.
– Мин өйдә алма агачы, груша һәм карлыган куаклары утыртканым бар, – ди Радель. – Бүген дә дөрес итеп утыртырга тырыштым.
Исергәп мәдәният йортында эшләүче Айрат Хөббәтуллин да агач утырту эшенә җаваплы карый. Һәр үсенте дөрес утыртылган булуына игътибар итә. Яшьтән авыл хуҗалыгы эшләрен белгәнгә күрә, балалар утыртканнан соң да, агачларны байтак тигезләп һәм туфракларын тыгызлап йөрде ул.
Агач утырту өмәдә катнашучы һәр кеше күңелендә матур мизгел булып калды. Моңа кадәр чүплек булып торган мәйданның матур парк булып калуына өметләнә алар.
Фото: Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев