Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Исергәп авылында яшәүче Хәбибуллиннар гаиләсе алтын туйларын бәйрәм итте

Баулының ЗАГС бүлегендә Хәбибуллиннарның зур нәселе җыелды. Бүген Исергәп авылында яшәүче Закирә һәм Фатыйх Хәбибуллиннар бергә гомер итүләренә илле ел тулуны билгеләп үтте.

Бәйрәм чарасы Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Сиренә Мөрсәлимованың гаилә матурлыгы турында сөйләвеннән башланып китте. Закирә һәм Фатыйх Хәбибуллиннарның хезмәт белән үрелгән тормыш юлларын кыскача сөйләп ишеттерде.
Хәбибуллиннарны гаилә бәйрәме белән тәбрик итәр өчен район башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров та килде.  
– Сез күпләр өчен үрнәк. Тырыш һәм матур хезмәт юлы үткәнсез, – диде үз котлавында Данияр Бакиров. 
Котлаулардан соң Хәбибуллиннар гаиләсе туганнарының көчле алкышлары белән “Баулының алтын юбилярлары” китабына имзаларын теркәп куйдылар һәм парлы бию башкардылар.
Бәйрәм чарасына килгән күпсанлы туганнары һәрберсе котлау сүзләрен әйтеп калырга ашыктылар.
– Әти белән әнигә зур рәхмәт, – дип сөйләде кече уллары Айнур. – Безгә тәрбия, белем бирергә, үз юлларыбызны табарга булыштылар. Бүгенге көндә тормышлары җитеш, мул, киләчәктә дә парлы булып яшәсеннәр иде. 
– Мин әлеге гаиләгә моннан ун ел элек килен булып төштем, – дип сөйләде Хәбибуллиннарның киленнәре Эльза. – Әти белән әнинең тырышылыгына сокланам. Алар гомер буе гади эштә эшләп, матур итеп яши белә торган кешеләр. Безгә төрле яклап та үрнәк алар. Әнинең тәмле пешкән ризыкларын яратабыз, уңган, тәмле куллы ул. Гел ярдәм итеп торалар. 
Котлауларга матур җырлар да кушылды. Бәйрәмне үзенең моңлы тавышы белән Гөлия Кучербаева тагын да ямьлерәк итте. 
Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга һәм Баулы телевидениесендә карарга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев