Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Исергәп авылы мәчетен зурайталар

Баулы районы авылы мәчетләрендә дә төзелеш эшләре туктап тормый, замана кушкан таләпләргә ияреп алар да яңарыш юлында. Исергәп авылы мәчетендә дә янкорма төзү эшләре төгәлләнү алдында. Биредә мәчетнең төп бинасына кушып уку бүлмәсе, тәһарәт алу бүлмәләре әзерләнә.

Исергәп авылы мәчете 2003 елда төзелеп кулланылышка тапшырылган. Шуннан бирле аның ишекләре ябылып тормый. Мәчеткә йөрүчеләрнең иң өлкәне Суфиян Нәгыймов.

 Олы авыл буларак мәчет бик мөһим мәсьәлә. Элек бит өч мәчет булган авылда. Бәләкәй генә авылларда да мәчетләр бар, бездә юк иде. Мәчет салдыруны баштан ук уйлаган идек. Мәчет мәсьәләсендә нәрсә әйтәсе килә, ремонтлаттык та, чиста итеп тотасы килә, моңынчы үзебез җыештырып тордык, – дип сөйләде Суфиян Нәгыймов.

Бүгенге көндә мәчеттә янкорма төзелеше эшләре бара. Укулар, балалар өчен ял сәгатьләре, авыз ачу вакытларында мәчетнең төп бинасында урын тарлыгы сизелгән. 

Мәчеттә ел саен октябрь аеннан алып апрель азагына кадәр олылар белән, ә каникуллар вакытында балалар белән ял сәгатьләре уздырабыз. Олылар белән гарәп хәрефләрен өйрәнү һәм коръән уку буенча тәрбияви эшләр  алып барабыз. Шөкер, шушы  тәһарәтнамәбез булса, олылар өчен бик тә кирәкле бүлмә булачак. Планнарыбыз күп әле, барысын да сөйләп бетермибез, – ди Сәлия абыстай Мәҗитова.

Әвис Муфтаев Исергәп авылына күптән түгел күчеп килгән. Авыллардагы мәчетләрне ул чагыштырып сөйләде.

– Мин бу авылда өченче ел. Аллаһының рәхмәте белән бу авылга күчтек. Шундый матур мәчеткә килеп намаз укулар мөмкинчелеге булды. Үземнең килгән як белән чагышытырып караганда, монда намазларга, ифтар мәҗлесләренә яратып, күпләп йөриләр. Безнең якта болай йөрүләр бик юк иде, шәхсән моңа бик сөенәм, чөнки мәчетләрдә һәрвакытта да кешеләр булырга тиешле, – дип сөйләде Әвис Муфтаев

Федераль юл өстендә булган мәчеткә чынлап та яңарыш кирәк булган, чөнки бирегә юлчылар да керә. Мәчетнең янкормасын авыл картлары үзләре башлаган булса, аларга авылдашлары да иганәче буларак кушылган, эш белән ярдәм итүчеләр дә бар икән.

Без әле мәчет бинасының шушы өстәмә бинасында торабыз, – дип аңлатып сөйләде Исергәп авылы имам-хатыйбы Камил Шәмсуаров. – Бу бина киләчәктә балаларыбызга, өлкәннәргә өстәмә белем бирү өчен, аерым дәресләр оештыру өчен, ифтар мәҗлесләре үткәрүгә һәм шундый кирәкле эшләр башкару өчен авылга шундый бер бина кирәклеген фикер йөртеп, авылыбыз өлкәне Суфиян абый Нәгыймов киңәше белән шушы бинаның нигезен үзебез сала башладык. Аннан үзебезнең авылның иганәчеләре, авылдан чыккан эшмәкәрләр, җитәкчеләр, депутатлар шушы эшкә үзләре алынып зур ярдәм күрсәттеләр.

Мәчеттә төзелеш эшләре ел азагына төгәлләнер дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев