Исергәп авылы эшчәнлегенә ел нәтиҗәләре буенча уңай бәя бирелде
Исергәп авылы мәдәният йортында 2025 ел нәтиҗәләре буенча хисап җыелышы узды. Анда Татарстан республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәгать Хөсәенов, Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров, районның халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалары җитәкчеләре яки вәкилләре дә катнашты.
Җыелыш Исергәп авылы җирлеге башлыгы Айдар Әһлиуллинның хисап чыгышы белән башланды. Исергәп авылы административ үзәгенә Яңа Баулы авылы да керә. Бүгенге көндә Исергәп авылында 380 хуҗалык, барлыгы 960 кеше яши. Яңа Баулыда 40 хуҗалык – 96 кеше исәпләнә.
Һәр җирлеккә хас булганча, Исергәп авылында да халыкта маллар саны кими. Узган елның 1 гыйнварына авылда 211 баш мөгезле эре терлек булса, быел ул сан 83 кенә калган. Савым сыерлар саны- 20, сарыклар- 94 һәм ике ат.
–2025 елда авыл җирлеге территориясендә байтак эшләр башкарылды, – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы. – Авыл һәм зиратлар территориясен җыештыру буенча бик күп өмәләр уздырдык, язгы ташу вакытында су басу зонасында калу куркынычы булган урыннарда эш барды, көнкүреш калдыклары түгү урыны рекультивацияләнде, авыл урамнарында утлар яңартылды, кышкы чорда урамнар кардан чистартылып тора.
Авыл җирлеге башлыгы сүзләренчә, хуҗасыз сукбай этләр белән дә эш бара. Сигез эт махсус урыннарга озатылган, 78 эт чипланып, дәүләт теркәве үткән.
Авыл халкы үзара салып программасын да аңлап кабул итә. Узган ел халык 54 мең акча җыюга ирешкән, ул акчалар хөкүмәт тарафыннан дүрт тапкыр артып 216 мең сум тәшкил иткән. Үзара салым акчалары урамнардагы утларны көйләүгә, юлларны карап, кардан чистартып торуга тотылган.
Яңа Баулы авылы халкы барлыгы 10 мең сум үзара салым акчаларын җыюга ирешкән. Ул акчалар да урам утларын төзекләндерүгә һәм юлларны карап торуга тотылган.
Җыелышта иң кадерле кунаклар махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан авылдашлар иде. Исергәп авыл җирлегеннән барлыгы 23 ир-егет сугышка киткән. Яу кырында калган ике батырны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Җыелышка килгән хәрбиләргә рәхмәт хатлары һәм хәрби частьләрдән кайткан медальләр тапшырылды.
Авыл җирлеге башлыгы гуманитар ярдәм җыюда катнашкан барлык авылдашларга рәхмәтен җиткерде. Аеруча актив булганнар рәхмәт хатларына ия булдылар. Шулай ук юбилейларын билгеләп үтүче авылдашлар да котлаулар кабул иттеләр.
Җыелыш барышында шулай ук полиция бүлеге, прокуратура, дәүләт ветеринария берләшмәсе, авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек җитештерү идарәсе, Баулы үзәк хастаханәсе вәкилләре, махсус хәрби операциядә катнашучы, авыл имамы чыгышлары тыңланды.
Чыгышларны тыңлаган Татарстан республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәгать Хөсәенов, Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров авылда башкарылган эшләрне уңай бәяләделәр һәм республикада һәм районда барган эшләр белән кыскача таныштырып үттеләр.
Җыелышта авыл халкын борчыган сораулар булмавы, җитәкчеләрнең тырыш хезмәтен, җирле халык белән “бер дулкында” торып эшләүләрен чагылдыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев