Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Ильяс Гозәеров Баулы районы башлыгы итеп сайланды

Район советы утырышында Татарстан Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин, шәһәр һәм район Советлары депутатлары, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, руханилар катнашты.

Көн тәртибенә ике мәсьәлә куелды: район башлыгын билгеләү һәм район башкарма комитеты җитәкчесе вакантлы вазифасына конкурс игълан итү.

Баулы районы башлыгы билгеләнү турында Леонид Якунин игълан итте.

– Бүгенге утырышның көн тәртибе гадәти түгел. Муниципаль берәмлекнең киләчәген билгеләүче бик тә җаваплы карар кабул итәсебез бар – район башлыгын сайлау зарур. Районның һәм анда яшәүчеләрнең киләчәге һәм иминлеге сайланган кешенең абруена, нәтиҗәлелегенә, лидерлык сыйфатларына бәйле булачак. Район администрациясенә бик күп җаваплы бурычлар йөкләнә, аларның иң әһәмиятлесе – биредә яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту, – дип сөйләде Леонид Якунин утырышта.

Депутатлар арасында яшерен тавыш бирү барышында Баулы районы башлыгы итеп Ильяс Гозәеров билгеләнде. Ул, үзенең кандидатурасын район башлыгы постына тәкъдим иткән өчен, рәхмәт белдерде. 

– Район башлыгы вазифасына билгеләнүемне, иң беренче чиратта, район халкы каршында зур җаваплылык буларак кабул итәм, – дип сөйләде Ильяс Гозәеров. – Мин биредә туып үстем. Төп хезмәт эшчәнлегем туган шәһәрем белән бәйле. Без район җитәкчелеге белән алдыбызга нинди бурычлар куелуын, кайсы тармакларга аеруча зур игътибар бирергә кирәклеген беләбез. Президентыбыз һәм халкыбыз куйган бурычларны нәкъ менә бергәләп башкарырбыз, алга таба да район үсеше өчен бергәләп хезмәт куярбыз, дип уйлыйм.

Район башлыгы ант кабул итте:

– Баулы муниципаль районы башлыгы вазифасына керешеп, Баулы муниципаль районы уставы тарафыннан бирелгән вәкаләтләрне тормышка ашырганда, хәзерге һәм киләчәк буыннар каршында районыбыз өчен җаваплылыкны аңлап, Россия Федерациясе Конституциясен, Федераль законнарны, Татарстан Республикасы  Конституциясен һәм Татарстан Республикасы  законнарын, Баулы муниципаль районы уставын катгый үтәргә, район халкының хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен сакларга һәм якларга һәм, тарихи традицияләрне хөрмәт итеп, гражданлык килешүенә һәм икътисади потенциалны арттыруга омтылырга, үземнең вазифаларымны, район үсеше һәм район халкы иминлеге өчен, намус белән башкарырга ант итәм, – диде Ильяс Гозәеров.

Утырышта Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе вакантлы вазифасына конкурс игълан ителде.

 

Ильяс Гозәеров 2015 елның 19 октябрендә Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнгән иде. Бу вазифада ул территориянең социаль-икътисади үсешен тәэмин итү белән бәйле барлык бурычларны, бөтен муниципалитетның проблемалы мәсьәләләрен тирәнтен аңлап эшләде. Җаваплы вазифада ул үзен катлаулы хәлләрдән чыгу юлын таба белүче, хакимиятнең төрле дәрәҗәләрендә район һәм аның халкы мәнфәгатьләрен яклый белүче, максатчан, нәтиҗәле эшләүче һәм принципиаль җитәкче итеп күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев