Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Төп тема

Язу машинасы туган көн

23нче июнь көне – язу машинасының туган көне. Моннан ике-өч дистә ел элек кенә редакция һәм башка оешмаларны язу машинасыннан башка күз алдына да китереп булмый иде. Бүген компьютер заманы, ә язу машиналары тарихка калып, музейларда гына саклана. Баулыда гомер итүче матбугат ветераны Флюра Шагиева язу машинасында текстлар җыю вакытларын әле дә хәтерли.

Флюра Шаһит кызы бүген дә бергә эшләгән хезмәттәшләрен сагынып редакциягә килә. Ул Баулы районы газетасы редакциясендә 40 елдан артык эшләгән. Ул елларда бар эш тә язу машинасында басып эшләнгән. Флюра апа соңрак компьютерны да тиз үзләштергән.

 – Язу машинасыннан компьютерга күчү дигәндә, компьютерга берничек тә өйрәнеп булмас кебек тоелган иде, – дип сөйләде үзе эшләгән елларын Флюра Шагиева. – Ул вакытта редактор Сәгыйть Әхмәтҗанов иде. Ул өйрәтте сабыр гына. Компьютер “мышка”лары өстәлдән төшеп тә китә иде. Аннары бик тиз өйрәндек.  Компьютерда текст җыю бик җайлы булды. Машинкага караганда. Язу машинасында җыюның кыенлыгы – кешенең почеркына да карый иде. Чөнки бу нинди сүз икән дип, карап утырасың.

Флюра апа редакциягә килсә, газетаның чыгачак яңа санына да күз сала. Үзенең киңәшләрен бирә.

–Компьютерда текст җыйган вакытта аның хаталарын кайтып-кайтып клавиатура ярдәмендә яңадан төзәтеп тә була, – ди ул. – Ә язу машинасында мондый мөмкинлек юк. Хата киткән очракта текстны яки тулы бер абзацны кире күчереп язарга кирәк була.

– Без Флюра апа белән күп еллар бергә эшләдек. Ул эшләгән дәвердә безнең остазыбыз кебек иде, – ди бүгенге көндә газетада версткалаучы Гөлшат Шәрипова. – Язу машинасыннан соң, компьютерда да тиз өйрәнә алды ул. Элек набор полоса-полоса җыялар иде. Журналистлар күп, текст полосаларга күп сыя иде. Флюра апалар армый-талмый күп еллар наборда утырдылар.

– Мин 1989  елда типографиягә эшкә килдем. Ул вакытта типография аерым, редакция аерым иде, – дип сөйләде абунә менеджеры Гөлнара Нәбиуллина. – Редакция типографиягә газетаны бастыру өчен заказ бирә иде. Менә шул елларда мин Флюра апа белән эшли башладым. Ул язу машинасында русча текстлар җыя иде. Алар ике кеше эшләде, татар телендә Зирәк апа эшләде. Без бергә тату гына эшләдек. Мин ленотипта, алар җыйган текстны ленотипта җыя идек. Хата китсә, авыррак иде. Чөнки хатаны төзәтү өчен берничә юл текстны кире күчереп язарга кирәк була иде. Без эшләгәндә кургаш(свинец) сиптереп язышлы иде, шуннан соң гына хәрефләр күренә башлый. Без җыйган текстларны версткалап газета басалар иде.

Язу машинасы тарихына күз салсак, аның беренче вариантын Британия кешесе уйлап тапкан. 1928 елда язу машинасын Казанда да җитештерә башлаганнар. Ә бүген тормышны компьютердан башка күз алдына да китереп булмый.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев