Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Яңа Шалты авылы ветераны юбилеен билгеләп үтте

Яңа Шалты авылында гомер итүче Фәһимә Гыйбадуллинага 90 яшь тулды. Юбилярны авыл җирлеге башлыгы Зәйрулла Фәткуллин өенә барып тәбрик итте. Аңа Владимир Путинның котлау открыткасын һәм бүләк тапшырды.

 90 яшен билгеләүче Фәһимә апаны туган көне белән котларга балалары оныклары һәм оныкчыклары да җыелган. Ул барысын да үзе колач җәеп каршы алды.

Фәһимә апа Яңа Шалты авылында туып-үскән. Башлангыч белемне дә ул шушы авылда алган. Шул чор балаларына хас булганча, Фәһимә апага да сугыш елларында төрле эшләрдә кечкенәдән үк эшләргә туры килә.

1950 елда Шалты авылы егете – Хәбибуллага кияүгә чыга. Бөгелмә шәһәрендә хисапчы һөнәрен үзләштереп кайта.  Кырык биш елдан артык  Шалты авылында шул юнәлештә озак еллар эшли.

Фәһимә апа тормыш иптәше Хабибулла абый белән 69 ел бергә гомер итеп, 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Җиде оныклары, унбиш оныкчыклары бар. Хәбибулла агай да гомере буе авылда машинга йөртүче булып эшләгән.

     Олы яшьтә булуына карамастан Фәһимә апа әле дә хуҗалыгында мал- туар асрый, бакча тутырып яшелчә-җимеш үстерә. Хәтта умарталарын да һаман узе карый ул. Фәһимә апаны авылдашлары да хөрмәт итә, балалары, күршеләре аңа һәрвакыт ярдәм итеп торалар.  Фәһимә апа тормыш сөючән, гел хәрәкәттә, хәтере дә шуңа яхшы. Биш вакыт намазын да калдырмый ул .

– Әниебез хезмәт сөючән, көчле холыклы булганга, без дә нык булып үскәнбездер, дип уйлыйм. Мин тату, рәхәт гаиләдә үстем. Әни – әле дә безнең таянычыбыз, туганнан бирле ярдәм итә безгә. Аның белән шулкадәр рәхәт. Балалар, оныклар бик ярата үзен. Исән-сау булып, бергә гомер итсәк иде әле, – ди юбилярның кызы Ләйлә.

– Шөкер итеп яшим. Муллыкка сөенәм, – ди Фәһимә апа. – Бүгенге көндә үз аякларымда йөрим, балаларымны каршы алам, озатып калам, кулымнан килгәнчә, ярдәм итәргә дә тырышам.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев