Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Яңа Чүте мәктәбе укытучысы укучыларны кул эшләренә өйрәтә

2023 ел Россиядә укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан озак еллар үз хезмәтенә тугры калган райондашларыбыз хакындагы язмалар циклын дәвам итәбез. Алар арасында Яңа Чүте мәктәбендә эшләүче Эльвира Фәррахетдинова да бар.

Һәр укытучы үзенең белгәнен укучыларына да өйрәтергә тырыша. Һәрвакыт күңеле белән яхшылыкта, куллары белән матурлык тудыра белгән остаз-укытучы Эльвира Рәвхат кызын укучылары да ярата. Алар бу юлы фоамиран материалдан чәчәк-лампа, яктырткычлар ясыйлар иде. Иҗат һәм кул эше белән мавыккан укучыларына укытучы дөрес юнәлеш, киңәшләр бирә.

– Укучыларның күбесе әлеге тема буенча проект эшләре дә яклады, быел да берничә укучы шул юнәлешне сайлады, – дип аңлатып үтте рәсем-сызым һәм технология фәне укытучысы Эльвира Фәррахетдинова. – Укучыларымның шул кадәр дә мавыгып эшләүләре, өйрәнүләре миңа тагын да яңа кул эшләре өйрәнергә этәргеч бирә. Без гади генә, кул арасында булган материаллардан файдаланып, кул эшләнмәләре ясыйбыз.

– Мин бер кешедә дә булмаган яктырткыч ясыйм. Чөнки ул кабатланмас була, кулдан ясалган, – дип сөйләде сигезенче сыйныф укучысы Айдар Төхвәтуллин. – Аның өчен миңа гади консерв банкасы кирәк булды. Бер лампочка һәм электр шнуры, утка тоташтыргыч – вилка.

– Яктырткычлар ясаган вакытта, әлбәттә, куркынычсызлык кагыйдәләренә зур игътибар бирәбез. Әлеге тема физика фәненә кабатлау дәресе буларак та үтә, – дип аңлатты укытучы. – Егетләр гадирәк итеп ясый. Кызлар күбрәк чәчкә букеты формасындагы яктырткычларны сайладылар. Һәрберсенең эше матур һәм кабатланмас булды дип уйлыйм.

– Безнең укытучыбыз Эльвира Рәвхатовна бик белемле, эзләнүчән һәм тырыш, – дип сөйләде Яңа Чүте мәктәбе директоры Лилия Закирова. – Аның дәресләре һәрвакыт кызыклы һәм мавыктыргыч булып үтә. Шулай ук ул укучылары белән берлектә безнең мәктәп данын төрле бәйгеләрдә дә яклый.

– Эльвира бик сәләтле, уз эшен яратып башкара.Уңган. Кушылган эшне вакытында, сыйфатлы итеп эшли. Ярдәмчел, олыны олы,кечене кече итә белеп, гел булышырга гына тора, – дип сөйләде ветеран укытучы Зәрия Сәфиуллина. – Бер генә мисал китерәм, минем сыйныфта чыгарылыш елы иде. Зур һәм озын гына плакатны язып өлгертәсе бар иде. Эльвирага мөрәҗәгать иттем. Күрәм, үзенең эше дә күп иде, гаиләсендә дә өч бала, хуҗалыгы да зур. Шулай булуга карамастан, ул төн йокысын калдырып, шуны язып китергән иде. Аның тагын бер уңай сыйфаты бар, ул бик юмарт. Аның пешергән ризыклары да ашап туймаслык була. Нинди генә вакытлар булса да, ул күңел төшенкелегенә бирелми.

Укучылар яктырткыч лампаларны нинди матераллар кулланып ясый? Сигезенче сыйныфта укучы кызлар – Фәнзилә Шәмсетдинова, Ленира Зәйнуллина һәм Зилия Мазитова ясаган кул эшләре хакында тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга һәм Баулы телевидениесендә карарга мөмкин.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев