Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Яңа Чүте авылында зур өмә оештырылды

Башка авыл җирлекләренә үрнәк булып, ел саен Яңа Чүте авылында масштаблы өмә оештырыла. Анда авыл халкы гына түгел, бүгенге көндә читтә яшәүче авылдашлар да катнаша.

Өмәләрне ел саен авыл активы оештыра. Өмәләр барышында алар зур, күләмле эшләрне башкарып калырга тырышалар. Бу юлы да шулай булды. Өмәгә килүчеләр берничә төркемгә бүленде.  

-Беренче итеп без зиратларны тәртипкә китерү эшенә алынабыз. Зиратлардагы пластик, пыяла шешәләрне, иске ясалма чәчәкләрне җыештырабыз. Койма- ихаталарны төзекләндерәбез,- дип сөйләде өмәне оештыручыларның берсе Равил Мөхәммәтҗанов. - Икенчедән, чишмәләрне карыйбыз. Авылыбызның Зур чишмәсе- ул безнең горурлык. Күптән түгел генә нефтьчеләр ярдәме белән анда капиталь төзекләндерү үткәрелде. Шулай да, карап һәм җыештырып торсаң гына чишмә яннары төзек була бит. Быел да чишмәгә керү юлларын тигезләп,  ком-таш катнашмасы җәйдек, якын- тирәсенә үскән, корыган агачларны кисеп чистарттык. 

-Шөкер, өмәдән соң мәчетебез дә ялт итеп кала, - дип дәвам итте авыл өлкәне, ветеран укытучы Һади Мөкатдисов. - Мәчетнең эчен- тышын чистартып юдылар хатын- кызларыбыз. Тәрәзәләрне юдылар, пәрдәләрен юып, үтүкләп кире элеп куйдылар, паласларны кактылар. Барысына да рәхмәтлебез. 

-Чиста, матур булса, үзебезгә дә рәхәт. Безнең бердәмлекне яшьләр дә, балалар да күреп үссен, - ди өмәдә катнашучы Рәйлә Халяпова. - Авылыбыз бердәм безнең. Бердәм көч- тау күчерергә сәләтле дип борынгылар юкка әйтми бит. Берничә сәгать эчендә бик күп эшләр эшләнә авылыбызда. 

Оештыручылар сүзләренчә, авыл урамнарында кеше яшәмәгән йортлар да бар. Аларның ихатасын караучы булмаса, өмәчеләр андый йортларның ихаталарын да яңартып куялар. Шундый эшләр өчен авыл фонды бар. Анда һәр теләгән кеше, үзе теләгән сумманы елның теләсә кайсы вакытында күчерә ала икән. 

Авылдан чыккан Айдар Гафуров һәм Ильяс Габдрахманов өмәдә авыр техника белән ярдәм иткәннәр. Алар ярдәме белән авыл юлларына вак ком- таш катнашмасы салып тигезләгәннәр. 

-Быел да авылдагы өмәгә читтә яшәүчеләребез күп кайтты. Бу бик сөенечле, - дип дәвам итте Равил Мөхәммәтҗанов. - Өмәчеләргә ел саен тәмле итеп ашарга пешереп, әзерләп торучы кызларыбызга рәхмәт. Алар Фәнзия Галләметдинова җитәкчелегендә өмә эшләре беткәнче зур табын корып куялар. Быел да учакта пешкән тәмле шулпа әзерләделәр. Авылда өмәләр һәм башка чаралар барысы да авыл җирлеге белән киңәшләшеп, һәр теләкне исәптә тотып, авыл халкы мәнфәгатьләрен кайгыртып оештырыла. 

Авыл активы сүзләренә караганда, быел алар Сабантуен авыл көне буларак 1 июнь көнне үткәрергә ниятлиләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев