Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Яңа Чүте авылында Әфган ветераны яшәгән йортка истәлек тактасы урнаштырылды

Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көнендә Баулы районы буенча истәлекле вакыйгалар булды, изге эшләр эшләнде. Бү көнне Яңа Чүте авылында да тарихи вакыйгага җыелдылар. Әфган сугышы ветераны яшәгән йортка истәлек тактасы урнаштырылды.

Ринат Галимҗан улы Мөгыйнов якташлары күңелендә Әфган сугышы ветераны булып уелып калган. Ул 1968 елда Яңа Чүте авылында туып, шунда белем алган. Тырыш, эшчән һәм алтын куллы егет иде, дип искә алалар аны белгән якыннары.

– Рәхмәт! Чиксез рәхмәтлемен улымны кадерләп, искә алганнары өчен. Дуслары, хезмәттәшләре өч дистә елга якын ел саен килеп торалар, авыр кайгыбызны уртаклашып яшиләр, – ди ветеранның әнисе Фәймә апа Мөгыйнова. – Истәлек тактасы кую да безнең өчен зур вакыйга, улыбызның исеме тарихка язылып калды.

Фото: Зилә Китапова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев