Яңа Чүте авылы халкы бәйрәм алды посылкалары әзерләде
Бүгенге көндә махсус операция зонасында булган хәрбиләргә ярдәмнең мөһим булуын һәркем аңлый. Ир-егетләребез исән-имин өйләренә кайтсын өчен Баулы районы халкының да олысы -кечесе бу эшкә өлеш кертергә тырыша.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Яңа Чүте авылы халкы да бердәм рәвештә “Солдатка ярдәм” акциясенә кушылды. Авыл халкының кайсы акчалата, кайсы әйберләтә үз өлешен кертеп калырга ашыкты. Солдатларга озак бозылмый саклана торган продукция, җылы киемнәр, көндәлек кирәк-ярак җыйдылар.
– Бүгенге көндә алгы сызыкта булган хәрбиләребезгә азык-төлек, җылы киемнәр белән тәэмин итүдә үз өлешебезне кертә алуыбызга шатбыз. Менә әле дә 20 тартма тутырдык. Мәдәният йорты, китапханә, медпункт хезмәткәрләре, мәктәп коллективы белән берлектә авыл халкы зур эш башкарды: акча, җылы киемнәр, бәйләгән оекбашлар, пешкән татлы ризыклар һәм башка төрле азык-төлек китерделәр, – дип сөйләде Яңа Чүте авылының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе, ветеран укытучы Фәйрүзә Әхәтова. – Укучылар, солдатларыбызны Ватанны саклаучылар көне белән котлап, матур теләкләрен белдереп, хатлар да яздылар.
Шундый бердәм эш башкарган вакытта авылыбызда битараф булмаган кешеләрнең күплеге сөендерә. Тиздән дөньялар тынычланыр, ир-егетләребез, җиңү яулап, туган якларына кайтыр дигән ышанычта калабыз.
Яңа Чүте авылы халкы җыйган ярдәм тартмалары да районның гуманитар ярдәм җыю пунктына китерелде.
Фото: Лилия Кагирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев