Габдулла Нургалиев: “Гомерем буе сынатмадым”
Габдулла абый белән төштән соң Баулы татар халык театры бүлмәсендә очрашырга сөйләшсәк тә, ул алданрак килеп рәхәтләнеп үзенең тальянында уйнап утыра иде инде. Кырыена минем килеп утырганымны сизми дә калды. Карашын еракка төбәп, моңланыпмы-моңлана. Безнең килгәнне сизеп алып тальянын кочагына җыеп алды.
– Мин шушы үземнең тальяным белән хезмәт юлымны да үтәп кайттым бит яшьлектә, – дип сөйли башлады үзенең армия хезмәте турында Габдулла Нургалиев. – 1961 нче елның ноябрь аенда нефтьче булып эшләп йөргән җиремнән Уфадан киттем мин хезмәткә. Пенза өлкәсенең Каменка дигән шәһәренә китерделәр. Анда ракетчиклар әзерли торган хәрби часть бар иде. Шунда геодезистлар, топографлар, заправщиклар, радиолакаторщиклар, метеорологлар бар. Әлеге частьтә сигез ай укыдык та, безне Германиягә җибәрделәр. Мин Магдебург өлкәсендәге Альтенграбов дигән шәһәргә эләктем. Дүрт дивизион идек. Мин метеоролог буларак хезмәт иттем. Радиолакаторда эшләдем, радиозонтлар җибәрә идем. Ракеталар җибәрер алдыннан һава торышын тикшерә идек. Чөнки җил җирдә бер төрле, һавада икенче төрле – көчле булырга да мөмкин. Шунлыктан җибәрелгән ракеталарның дөрес очмавына, кирәкле урынга төшмәвенә сәбәпче була ала. Шуңа күрә бездән бик төгәл булу таләп ителде.
Габдулла абый сүзләренчә, әз генә буш вакыты булса да ул үзенең гармунын кулына ала торган булган. Башка милләт егетләренең дә мөккибән китеп татар моңнарын тыңлавы, сорап-сорап уйнатулар аңа тагын да дәрт биреп торган, сагыну хисләрен баскан.
– Сагыну, кайтасы килү, татар мохитен юксыну үзенекен итә икән ул, – дип Габдулла Нургалиев истәлекләре белән бүлеште. – Бервакыт шулай тезелешеп төшке аш ашарга барабыз. Сержантлар алда. Мин уң яктан беренче булып баскан. Шулай каерылып рәттән чыгып кырыйга таба барам икән. “Сержант Нургалеев, выйти из строя!” дигән тавышка айнып киттем. Ул вакытта Илһам Шакировның “Әниемә хат” җырын тапшыралар иде. Багана башындагы репродуктордан Мәскәү шулай күпмедер вакыт радио аша концерт бирә иде. Командир аңлап алды инде. Минем хәлемә керде һәм “Тыңлап бетер дә, башкаларны куып җитәрсең”, дип миңа калырга рөхсәт итте. Мин җырны тыңлап бетереп төшке ашка бардым. Менә сагыну шулай итә икән!
Габдулла Нургалиев спортта да сынатмаган. Аның җитезлеге белән ул хезмәт иткән полк спорт ярышларында да уңышларга ирешкән. Еш кына, беренчелекне алган өчен, аны туган ягына кайтып килер өчен ун көнлек ял белән дә бүләкләгәннәр.
– Армиядән кайткач та, нефтьче һөнәремне дәвам иттем. Оператор булып башладым, инженер юлын үттем һәм промысел начальнигы вазифасына күтәрелдем. 26 ел шул һөнәремә тугъры калдым. Кайда эшләсәм, нишләсәм дә гармунымны үземнән калдырмадым. Мәдәният йорты каршында эшләп килгән гармунчылар ансамбленә йөрдем. Аннан инде Баулы татар халык театрына юл ачылды. Озак еллар анда декоратор булып эшлим.
Хәрби хезмәт үтәп кайтканына ярты гасырдан артык вакыт үтсә дә, Габдулла абый үзенә дә, башкаларга да бик таләпчән. Бүгенге көндә дә замана белән бергә атлый, мәдәният-сәнгать өлкәсеннән башка үзен күз алдына да китерми.
– Яшәү рәхәт, яшәү матур, илләребез тыныч, имин булсын, – дип тели ул.
Тальяны белән хезмәт юлын да үтәп кайткан Габдулла абый. / ФОТО: ИНДИРА СӘЙФУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев