Эсселек килә, су китә
Соңгы берничә көндә шәһәрдә су белән тәэмин итү проблемасы кискенләште. Су бирүдә өзеклекләрнең сәбәбе нидә? Аларны бетерү буенча нинди эшләр башкарыла? Бу хакта Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин сөйләде.
– Бүгенге көндә шәһәрдә су белән тәэмин итү бик авыр. Сәбәпләре берничә, һәм алар безгә бәйле булмаган хәлләр аркасында килеп чыкты. Бу, беренче чиратта, һава температурасы югары булуы һәм су бирүче скважиналарның дебиты (су суырту күләме - ред.) кимүе. Миңнегол су саклагычында 20 июньдә төп насос сафтан чыкты, ул тәүлегенә йөз кубометрга кадәр су чыгара иде. Нефтьчеләр ярдәме белән бу скважинаны кыска вакыт эчендә торгызырга тырыштык һәм анда икенче насос төшерелде. Су саклагычлар бушады, бүгенге көндә су басымын торгызу бик катлаулы. Аерым чаралар күрелде – махсуслаштырылган бригадалар чакырылды. Дүшәмбе көнне алар скважиналарны “реанимаци
яләүгә” кереште. Тәүлек буе эшләделәр. Миңнегол су саклагычында борауланган ун скважинаның су күләме аз булу сәбәпле эшләмәгән бишесен торгызып караячаклар. Алга таба яңа насос сатып алачакбыз, нәкъ менә таләп ителә торган егәрлеклене. Шунысын да өстәргә кирәк, бу эшләр үзенчәлекле. Кызганычка каршы, безнең нефтьчеләрнең иске скважиналарны “реанимацияләү” буенча тәҗрибәсе юк. Моны алар үзләре дә таный.
– Урамда эссе. Бу хәлдән кешеләр ничек чыга? Шәһәрнең кайсы районнарында хәл кискенрәк?
– Кызганычка каршы, быел бөтен шәһәр буенча су җитмәү күзәтелә. Төньяк-көнбатыш микрорайонда да, “Иволга” балалар сәламәтләндерү лагеренда, Зиновьев урамында, шулай ук шәһәрнең үзәк һәм түбән өлешләрендә хәл бик катлаулы. Шәһәр буенча эчәргә яраклы су китерү оештырылган. Су белән вакытында тәэмин итеп өлгермәвебез өчен, шәһәр халкыннан гафу үтенәм. Дүшәмбе көнне вәзгыять бераз яхшырды, аны саклап калырга тырышачакбыз. Әмма су бирү күләме әлегә минималь. Шуңа күрә “Водоканал” предприятиесенә мондый күрсәтмә бирәчәкбез: гамәлдәге законнарга таянып, су өчен норматив буенча түләүче кулланучыларга түләүне киметергә. Әлбәттә, халыкта мондый сорау туарга мөмкин: ни өчен бу эшләр алданрак башкарылмаган? Бу бик урынлы сорау. Шуны әйтәсем килә, без моның өстендә бик күп эшләдек: шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендә икенче чишмә скважиналарын торгызу, бишенче чишмәдән өстәмә насос белән су бирүне арттыру буенча эшләр башкарылды, Миңнегол су саклагычында профилактик эшләр башкарылды. Шәһәрдәге хәл тагын да начаррак булырга мөмкин иде.
– Ә киләчәктә суны запас белән җитештерү мөмкин булачакмы?
– Суны запас белән җитештерү өчен иске скважиналарны “яңартырга” кирәк. Без бу мәсьәләне республика җитәкчелеге алдында күтәрдек. Шулай ук төп су алу җайланмасын торгызу өчен өстәмә акча бүлеп бирү турында да әйтелде. Бүген республика президентында уртак мөрәҗәгатебез бар. Ул барлык органнарда рецензия узды.
– Күп кешеләр социаль челтәрләрдә сезнең адреска шикаятьләр язды, проблеманы
хәл итүне таләп итеп шалтыраттылар. Әлеге хәлне аңлатып үтсәгез иде.
– Мин социаль челтәрләрдә ни язганнарын һәрвакыт укыйм, барлык шалтыратуларга җавап бирәм. Вәзгыятьнең авыр булуын яхшы беләм. Әмма шуны аңларга кирәк: бүгенге көндә “Водоканал” бар көченә эшли. Мин барлык предприятиеләргә рәхмәтле. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәндә, беркем дә читтә калмый һәм ярдәм итәргә әзер. Билгеле булганча, “Водоканал” зыянга эшли, үз акчалары җитми. Быел район бюджетыннан да, финанс хәлен җиңеләйтү өчен, акча бүлеп бирелде. Без “Энергосбыт” белән дә эш алып барабыз, алар бүген “Водоканал”га штраф санкцияләре кулланмый, гәрчә без электр энергиясе өчен бурычны түләп бетермәсәк тә. Алар хәлне аңлый. Мин тагын бер тапкыр шәһәрлеләрнең “Водоканал” хезмәткәрләренә һәм аларның эшенә карата сабыр һәм түземлерәк мөнәсәбәттә булуларын сорар идем. Без һәрвакыт су белән тәэмин итүне торгызу буенча үткәрелә торган чаралар турында халыкка хәбәр итеп торырга тырышабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев