Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Эшләре – Баулы горурлыгы

Баулыга шәһәр статусы бирелүгә быел 25 ел тула. Шул уңайдан, шәһәр барлыкка килүгә, аның төзелешенә өлеш керткән шәхесләр, якташларыбыз турында язмалар тәкъдим итәбез. Шундый кешеләрнең берсе – Яңа Шалты авылында туып-үскән сынчы, рәссам Рәсим Шәрифуллин.

Фәнис Яруллин һәйкәле тарихы

Рәсим Рәис улының иҗаты гаять күпкырлы. Аның белән Баулы урамнарында йөреп, ул ясаган объектлар хакында сөйләштек. Ачык бассейн яклап парк буйлап узганда, иң беренче булып, якташ язучыбыз Фәнис Яруллин һәйкәле каршы ала.

– Бу һәйкәл – 2015 елда Баулыда эшләгән соңгы эшләремнең берсе, – дип башлады сүзен Рәсим Шәрифуллин. – Дөресен генә әйткәндә, һәйкәл тирәсендә әле тагын бер эшләп бетерәсе эш калды. Анысы сер булып торсын. Һәйкәл куелу  тарихына күз салсак, болайрак булды: җәмәгатьчелек, Баулы районында яшәүче кешеләр, Баулының “Якташлар” җәмгыяте инициативасы, Татарстан мәдәният министрлыгы, Татарстан язучылар берлеге теләктәшлеге белән, Баулыда Фәнис Яруллинга һәйкәл кую турында карар кабул ителде.  Һәйкәлне ачу тантанасына бик күп мәртәбәле кунаклар килгән иде: Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкеров, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Рөстәм Нәбиуллин, Леонид Якунин, Альберт Хәбибуллин, Ирек Салихов, Татарстан язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов, язучылар, журналистлар. Бу көнне Фәнис Яруллинның иҗатын яратучы бик күп якташлар җыелды. Минем эшемә югары бәя бирелде.

Сынчы якташыбыз Фәнис Яруллинга һәйкәлнең барлыкка килү тарихын да безгә кыскача гына бәян итте.

– Эшләргә өлгерә алмый калган гамәлләр була. Минем дә шундый бераз үкенеч калдырган хис – Фәнис абыйны өлкәнәйгәч күргәнем булмавы, – дип сөйләде Рәсим Шәрифуллин. –  Югыйсә, очрашырга барлык мөмкинлекләр бар иде. Хәтта аның үзе белән шәхсән сөйләшкәнем дә булмаган икән. Аны күреп, сөйләшеп, холкын тойсаң, сизсәң, һәйкәлен дә ясарга җайлырак булган булыр иде, дип уйлыйм. Башта Фәнис Яруллинны үзен генә ясарга дигәннәр иде. Аннары, киңәшләшкәннән соң, тормыш иптәше Нурсөя апа белән бергә ясарга кирәк, дигән карарга килдек. Шундый композиция булсын диделәр, икесе арасындагы бәйләнеш күренергә, чыдамлылык һәм чиксез мәхәббәт гәүдәләнеше чагылырга тиеш иде. Башта бүген сез күргән һәйкәлнең кечкенә моделен ясап илттем. Хупладылар. Шул кечкенә моделен бер кичтә ясадым мин. Ул һәйкәл мәңгелек булды, дип исәплим. Анда һәрвакыт район күләмендә булган әдәби-мәдәни, искә алу чаралары үткәрелеп тора. Димәк, ул һәйкәл халыкка кирәк булган. Бу һәйкәлне ясауны миңа ышанып тапшырганнары өчен дә горурлык хисләре бар.

Тумыштан килгән сәләт

Рәсим Шәрифуллиннан сынчы, рәссам булу сәләте каян килгәнлеген дә сорадым. Әлеге осталык, мавыгу аңа кечкенәдән үк бирелгән икән.

– Мәктәптә укыган вакытта ук, мин газеталар чыгару һәм рәсемнәр ясау буенча җаваплы идем. Үземне белгәннән башлап, рәсем ясарга яраттым. Шәһәр балаларының сәнгать түгәрәкләренә, махсус мәктәпләргә йөрү мөмкинлеге булды. Без, авыл балаларына өстәмә уку дә эләкмәде, – дип сөйләде ул. –  Шулай булса да, һәрвакыт үз белемемне күтәрү өстендә эшләдем, кызыксындым. Гаиләдә әни яклап та сәнгать өлкәсендә эшләүчеләр бар.

Мәктәпне тәмалагач, Рәсим Рәис улы нефть өлкәсе буенча укырга керә. Тик аңа биредә бик үк ошап бетми. Анда ярты ел гына укый да, бу юнәлешнең аныкы булмавына төшенә.

– Аннары ми Казан шәһәренең сәнгать училищесына укырга кердем, – ди Рәсим Шәрифуллин. – Анда мин бик яратып укыдым, укыган вакытта ук иҗат иттем.

Шуннан бирле Рәсим Рәис улы чын-чынлап иҗат дөньясына чума.

– Үземчә, дөрес юл сайладым, дип уйлыйм. Безнең эштә, шомарыр өчен, һәрвакыт эшләп торырга, тырышырга кирәк. Никадәр күбрәк эшлисең, шулкадәр уңышларга ирешү мөмкинлеге дә арта, – ди ул.

 

Һәр һәйкәл – үзе бер тарих

Рәсим Шәрифуллин сүзләренчә, һәр һәйкәлнең үзенә генә хас тарихы бар. Аны башкарып чыгар өчен, башта аның төп мәгънәсен аңларга кирәк. Каян, ничек килеп чыккан, нәрсәне күрсәтә ул... Башка кеше аны күрә алырмы?

Иҗат итү дәверендә, Рәсим Шәрифуллин сыннар ясау өлкәсендә күп сынаулар үткән, үз эшенә төрле яклап бәя алган, бик күп зыялы һәм зәвыклы шәхесләрнең фикерен ишеткән.

– Минемчә, рәссам яки скульпторлар үз эшләреннән бер вакытта да кәнәгать булмыйдыр, – ди әңгәмәдәшем. –  Шәхсән үзем шулай. Аннан киләсе эштә ул хаталарны кабатламаска тырышам. Үзем ясаган һәйкәл тирәсеннән узганда, горурлык хисе дә бар һәм, шул хис белән бергә, җаваплылык хисе дә. Хәтта алар өчен еллар узгач та, кайгырып йөрим: төзекме, бозылмаганмы, авышмаганмы дип. Намус белән эшләвемнең билгесе – беренче эшләрем дә дистә еллар буе кичә генә куйган кебек тора. Әлбәттә, кайвакыт һәйкәлләремнең ошамаган җирләрен күреп, бераз йөрәк “авыртып” куя. Ул “җитешсезлекне” дә, бәлки, үзем генә күрәмдер әле.

Рәсим Шәрифуллин әйтенчә, сыннар иҗат иткәндә, бакыр һәм аккургаш эремәсе, аллюминий кулланыла, элегрәк бакыр белән генә дә эшләгәннәр.

– Бакырдан булган эшләнмәләрне ясау җиңелрәк, алар озаграк саклана да, – ди сынчы.

Баулы – нефть төбәге. Бу хакта Һади Такташ урамындагы юбилей һәйкәле дә сөйли. Ул Баулы нефтенең 50 еллыгына багышлап куелган. Әлеге һәйкәлнең нәрсә аңлатуын сынчы үзе сөйләде.

– Нефть өлкәсенә кагылышлы эшләрем күп булды, стеллалар, скульптура, портретлар, сугыш темасына бюстлар, әфганчыларга багышланган истәлек такталары күп ясалды, – ди Рәсим Шәрифуллин. – Һәйкәлләрнең эскизларын, макетларын ясау, килешүләр төзү - вакытны ала торган процесс. Ә һәйкәлнең үзен ясау, күңел биреп эшли башласаң, сизелми дә калырга мөмкин. Һәйкәлне ясау – бер эш. Ә менә ачу тантанасы – иң җаваплы мизгел. Иң авыры шул. Кешеләр фикере... Ачканнан соң инде, бераз мактап та җибәрсәләр... Бу һәйкәл – нефтьнең фонтаны, аның агышын гәүдәләндерә торган  күренеш. Баулыда куелганчы, бер җирдә дә юк иде мондый һәйкәл. Ул 1996 елда Баулы нефтенең 50 еллык юбилеена куелды.

Шәһәрнең Җиңү һәм Хезмәт даны паркында районның горурлыгы булган дүрт  Советлар Союзы героена багышланган һәйкәлләр каршы ала. Әлеге гаять катлаулы эшкә дә Рәсим Шәрифуллинның өлешчә хезмәте кергән.

– Геройларның сыннарын Башкортстан скульпторы белән бергә башкардык, – дип сөйләде Рәсим Шәрифуллин. – Данислав Юсупов үз заманында бик көчле сәнгать кешесе, скульптор иде. Мин ул вакытта ярдәмче генә булдым. Без аларны бакырдан эшләдек. Скульптура өлкәсендәге карьерам шуннан башланды дисәм дә ялгыш булмас.

Мәңгелек ут һәйкәле дә – шәһәрнең иң матур һәм тарихи урыннарының берсе. Биредә булган һәр кешедә соклану һәм горурлану хисләре туа. Һәйкәлне ясаган сынчы өчен әлеге объект аеруча кадерле. Әлеге һәйкәл, 1985 елда планга кертелеп, ясала башлый һәм 1990 елда халык хозурына куела.

 

Скульптор булып, баеп буламы?

Эшеңне ярату, күңел биреп эшләү – бер хәл. Ә менә сынчы яки рәссам булып, тормышны алып барып буламы? Гомумән, сынчы булып, баеп буламы?  Гаиләдә якыннары аны аңлыймы? Әлеге сорауны мин Рәсим Шәрифуллинга да бирдем.

– Безнең төбәктә, безнең якларда – юк, – дип җаваплады ул. –Беренчедән, бездә ничек кенә эшләп тапшырсаң да, эшнең бәясе юк. Икенчедән, проект ясау, материалга китүче чималның кыйммәтлеге, килешүләр төзү һәм башкалар... Үзеңә 15-25 проценты калса, бик сөенәсең. Шулай да, эшне тәмамалап, аны тапшыргач, җиңеллек сизәсең. Яңа эшләргә дәрт туа.   Ә якыннарыгыз аңлыймы, дигән сорауга кистереп әйтә алам: әйе. Якыннарым мине һәрвакыт аңлады. Чынлап та, заказлар һәрвакыт булмый. Нефть системасында да эшләдем, балта-агач остасы да булдым, мәктәптә дә эшләдем. Барыбер үземнең эшем, үзем сайлаган юнәлеш миңа якынрак.  Скульпторлык эшенә мин беренче тапкыр 1984 елда ныклап бирелеп эшли башладым. 1985 елда туган авылым Шалтыга истәлек тактасы һәм мемориал һәйкәл ясадым, аннан Исергәп авылына һәйкәл ясадым. 1996 елда Баулыда бер-бер артлы эшләрем барлыкка килде. Минем кулдан узган эшләрнең барысын да санасам, төрле төбәкләрдә һәм үзебезнең районда 35-40лап зур эшем бар.

Татарстанның Әлмәт, Лениногорск, Азнакай районнарында, Башкортстан якларында Рәсим Шәрифуллин иҗат иткән эшләр бихисап. Себер ягында да монументлары бар. Сынчы эшләрне баштагы елларда архитекторлар белән бергә башкарса, соңгы елларда үзе генә дә эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев