Эфирда - Баулы телевидениесе
Бүген, 9 февральдә, Баулы телевидениесенең туган көне.
1997 елның 9 февралендә районыбызда беренче тапкыр җирле “зәңгәр экран” кабынды. Туган көн алдыннан телевидение журналистлары үзләренең киләчәген күзаллап, шаян фантазиягә бирелеп алдылар.
Син бит журналист!
Рәхмәт дәүләт, ил җитәкчеләренә. Ярый әле пенсиягә чыгу яшен һаман-һаман да арттырып торалар. Мин әллә кая еракларга китеп тормыйм, үземнең һөнәрем буенча гына берничә дистә ел “алга китеп”, сезгә дә бәян итәргә уйладым. Мин журналист, хәбәрче, җирле телевидениедә диктор вазыйфаларын да алып барам, район газетасына да язарга өлгерәм. Рәхмәт төшкерләре, ярый әле ел саен эштә оптимизация ясап торалар! Бу кадәр һөнәр турында мин беркайчан да хыяллана алмас идем. Ярый, бусы башка тема, сүз башым бит шүрәле дигәндәй, мин бит пенсия турында сөйли башлаган идем.
Пенсиягә чыгу яшен күтәрү белән, минем кебек күпләр уйга калгандыр, мөгаен. Дөрес, гомер буе экраннарда калып, өлкән яшькә кадәр диктор, тапшырулар алып баручылар бар-барын. Шулай да күңелнең бер чите генә булса да, экран яшьлекне ярата инде дип уйлап, минем күңелемә һаман шом сала. Бер генә мисал китерәм. Бүгенге көн журналисты бәйрәм чарасы булган урыннарның үзәгендә кайный. Шул ук оптимизация җилләреннән соң, моңа кадәр кылтаеп кына кулына кечкенә генә блокнот белән ручка тотып йөргән журналист муенына зур гына фотоаппарат астылар. Аның белән телевидение операторы, димәк журналист кулында микрофон да булырга тиеш. Ярый куллары ике бит, тотсыннар дип уйлап куяр кайберәүләр. Ул гына түгел шул! Сайт, инстаграм битләренә шул ук мизгелдә, шул урында, шундый-мондый чара үтә дигәнне кәрәзле телефоның аша да хәбәр итеп торырга кирәк. Берничә фото, кыска гына мәгълүмат, нәрсәсе бар инде аның. Син бит журналист! Өлгер! Әйе. Бусын җибәрәсең, аннан газета битләренә туры килерлек сыйфатта булсын дип фотоаппарат эшкә җигелә. Үзең фотолар төшерәсең, чара барышын күзәтеп, мәгълүмат туплыйсың (чөнки аны әле газетага да язасың бар), ул арада бер күз кырые белән телевидение өчен интервью алырга дип кеше эзлисең. Ярый ла ул тиз генә риза булса, син сайлаган кеше. Ул риза булмаса, тиз генә башкасын табарга тиешсең. Бу журналист һөнәренең бер мизгеле генә. Бу әле уздырылган чара бер мәйданда барса шулай. Күп вакыт ниндидер түрәләр, бер төркем комиссия артыннан йөгерәсе дә була... Моңа өстәп тагын нәрсә әйтәсем килә, һаман сүз башлаган тема – пенсия яшен арттыру. Пенсия каядыр еракка китә. Чынлап та миннән ерагая диярсең!
Алтмыштамы? Алтмышта!
Бу атнада район телевидениесендә хәбәрләрнең йомгаклау чыгарылышы булмады. Чөнки, диктор өлкән яшьтә булу сәбәпле, атна көннәрен бутаган иде. Ул гына да түгел, Индира Сәйфуллина алдагы атнада да “Хәбәрләр” чыгарылышының эфирга чыгу вакытын бераз тоткарлады. Көне буе сюжетлар җыйды, башка хәбәрчеләрдән яңалыклар җыеп бер текст итеп бастырды. Аннан эфирга чыгарга әзерләнә башлады. Көзгегә карап, буйый-буйый бераз сирәкләнә башлаган чәчләрен төзәтеп куйды. Битенә бераз алсу иннек сөрткән булды. Йөзенә карап җыерчыкларын бераз сыпыргалады. Күзләр картаймый, – дип уйлап куйды ул һәм көзгедән үзен яратып “әп” итеп алды. Яшәү дәрте булгач, яшибез, картаймыйбыз әле, картаймасак эшкә дә йөрибез. Эченнән генә җырлый-җырлый алкаларын киде, җилкәләрен турайтыбрак басты. Җайлап кына, назлап кына бераз җыерчыклар кунган иреннәрен куе кызыл помадасы белән буяп куйды. Тагын бер тапкыр көзгегә карап елмайды... Чү, тукта! Ул бит бүген иртән ашыгып протез тешләрен кияргә оныткан! Эфирга чыгарга санаулы гына вакыт калып бара. Нишләргә? Шул мизгелдә аның күңеле аша мең төрле уй йөгереп узды. Һәр туган сорауга җавабы да табыла торды: ишекне шапылдатып кайтып кына китәсе инде югыйсә! Аннан соң кая барам, барыбер яшең җитмичә пенсиягә чыгармыйлар. Ник соң шушы эшкә яшьләр килмиләр (хәзерге яшьләр тиле түгел лә, шул хезмәт хакына эшләп йөрергә)? Иртәдән бирле чабам ләбаса, кайсына өлгерим? Иртәгә директорга кереп объяснительный язуын калдырырмын әле. Шушы мизгелдә аңны югалтып егылган булып кыланыргамы инде? Юк, барып чыкмаячак, теге вакытта билем авырткач та, ашыгыч ярдәм машинасы килеп укол гына кадап китте, аннан барыбер съемкага җибәрделәр. Нишләргә? Аскы этажда аяк тавышлары ишетелә. Бәй, минем ир түгелме соң бу? Күзләре дә юньләп күрми бит әле аның! Шул, нәкъ үзе. Өйдә иртән минем онытылып калган “тешләремне” китерә килгән. Ииии, рәхмәт төшкере! Аңа рәхәт, ул миннән унике яшькә өлкәнрәк шул, җиде ел алданрак пенсиягә чыкты. Пенсиягә чыккач, бераз яшәреп тә китте кебек. Ярый, озын сүзнең кыскасы, ясалма тешләремне киеп алдым да, башымны югары күтәреп студиягә атладым. Димәк, хәбәрләр чыгарылышы вакытында була. Кем әйтмешли “Приятного просмотра!”
Болай карт та түгел үзебез
Бу соңгы ике елда Айгөл Хөсәенова да таркауланды бит әле. Ни дисәң дә, яше бар. Ул бит әле миннән дә бер яшькә өлкәнрәк. Башкорт каны, башкорт йөзле булганга гына тиз картаймый ул. Сөйли башлагач, барыбыз турында да сөйлим инде алайса. Үпкәләмәсләр әле. Үпкәләсәләр дә тиз оныталар, карт кешенең хәтере кыска ла ул. Инде ярты гасыр бергә эшлибез лә, нинди үпкәләү ди! Аның аркасында да эфир барышында тоткарлыклар чыккалады соңгы арада. Болай да яшьтән үк күзе начар күрә иде, бу араларда бөтенләй таркауланды. Күзлеген төшереп калдыра, күзләренә кия торган линзаларын өендә онытып калдыра. Ул гына да түгел, бу арада колакка да “саграк” була башлады. Интервью алып кайтса да, бер тема турында сорый, икенче төрле итеп яза. Начар ишетә башлагач, авыррак шул. Яшьрәк чакта ут борчасыдай булган кеше дә картая шул. Атнаның ике-өч көнендә шул колак аппаратларын өендә онытып калдыра ул да. Кайвакыт эштә онытты микән дип, барыбыз бергә эзләгән чаклар да ешайды хәзер. Өендә оныткан булса эшләр харап инде. Аны нинди съемкага җибәрәсең? Барса да, бер төрле сорауга башка төрле җавап алып кайта. Шуннан уйлыйсың инде, картлык шатлык түгел.
Айгөл Хөсәенова турында язгансың, ник минем турыда бер нәрсә дә язмадың, – дип тавышланып алачагын беләм Айгөл Габрәфыйкованың. Ул бит телевидениедә иң озак эшләүчеләрнең берсе. Укуын бетереп ничек монда килгән, шулай эшли. Башка һөнәрнең нинди булганын да белми мескенкәем. Ярый әле бер-бер артлы ике бала табып бераз декрет ялында утырды. Гомер буе өйдән телевидениегә, телевидениедән өенә чапты. Өе дә эшеннән якында гына. Ераграк арадан килеп-китеп йөрсә, җир йөзендә башка профессия кешеләре барын да күрер иде. Ярый, бусы Габдрәфыйкова турында сөйләр өчен кереш өлеш кенә булды. Ул әле бездән 7-8 яшькә кечерәк, шулай да безнең белән бергә картайды җаныкаем. Бер-бер артлы ике кыз табып, тубал кадәр булган чәч толымнары сирәгәйде аның. Аннан тора-бара кыскарак итеп кистереп тә куйды. Чукынчыкка озын чәч тә, кыска чәч тә килешә үзе. Әмма яшь үзенекен итә, дим бит. Яшьрәк чакта да сирәк булган чәчләре соңга таба бөтенләй бетте диярлек аның. Сер итеп кенә әйтәм, парик та кигәли иде, хәзер бөтенләй дә салмый инде. Менә шуның аркасында узган атнада шулай ук “ЧП” була язды. Урамда кыш бит, шапка кигәч, парик турында оныткан бахыркаем. Эшкә шулай килде. Ә аның рус телендә телевидениедә туры эфирдан чыгыш ясыйсы бар. Ә чәч юк, эфир вакытында шапка кияргә ярамый. Башта чәч кенә булырга тиеш, кем әйтмешли. Айгөл Хөсәенова да бу көнне гөнаһ шомлыгына каршы күзлеген алмаган булып чыкты, мин утырыр идем рус телендә акцентым көчле. Нишләргә? Пеләш килеш чыгып утыра алмый бит инде. Тагын җыелышып сүгәргә тотындык! Кемне дисезме? Пенсиягә чыгу вакытын күчергән түрәләрне инде. Ярый әле ул көнне дә ситуациядән тиз чыктык. Айгөл Габдрәфыйкованың моннан егерме еллап элек кигән “рыжий” төстәге паригы үзебез белән бергә пенсиягә әзерләнә торган кием шкафының иң аскы бүлегеннән табылды. Әй сөенүләребез! Эфир вакытында әзер булды. Чыгарылышны әзерләп тәмам иткәннән соң, сөенечтән өчебез дә шул парикны киеп карап кат-кат көзге каршында әйләндек. Болай карт та түгел кебек үзебез! Шулай да сынатмыйбыз әле. Безнең дә матур итеп, лаеклы рәвештә, гомер буе яратып эшләгән эш урыныннан лаеклы ялга китәсебез бар.
Фото: /pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев