Дөньякүләм “Әдәби марафон” баулыларны туган телгә тагын да якынайта
XIX дөньякүләм “Әдәби марафон”ы беренче апрель көнне башланып китте. Ул гадәттәгечә 21 көн дәвамында барачак.
“Әдәби марафон”да катнашуның уңай яклары, китап уку, әлеге марафон кысаларында аралашу хакында баулыларның фикерләре төрле.
– Мин кечкенәдән китап укырга яраттым. Бер укый башласам, укып бетермичә туктамый идем. Бер китапны укып бетерәм дә, берничә көн бөтенләй укымый идем, – ди Кызылъяр авылында яшәүче Ләйсән Сәетгәрәева. “Әдәби марафон” да ул дүртенче тапкыр катнаша. – “Әдәби марафон”да катнаша башлагач, көн саен китап уку гадәте формалашты. Хәзер мин марафон булмаган көннәрдә дә китап укымыйча калмыйм. Ягъни бу проект үз дисциплина булдырырга ярдәм итте. Бу тормышның башка өлкәләренә дә кагыла, мин вакытны дөрес итеп бүләргә өйрәнә башладым. Марафонның тагын бер уңай ягы шул: башка кешеләр нинди китаплар укый икән дип кызыксына башлагач, үзем өчен күп кенә яңа авторларны ачтым. Мәсәлән, Гүзәл Галләмова, Гөлсинә Галимуллина шундыйлардан. “Әдәби марафон”, аның идея авторы Раил Гатауллин әйтмешли, үз-үсеш марафоны ул. Бу чыннан да шулай, “Әдәби марафон”да катнаша башлагач, үземдә үсеш тойдым, дөньяга карашым үзгәрде. Гомумән, мин төрле марафоннарда катнашырга яратам. Алар тормыштагы бертөрлелектән арындыра, аны яңа төсмерләр белән баета.
– Дөньякүләм “Әдәби марафон”да мин тугызынчы тапкыр катнашам. Әлеге марафон турында Рима апа Яруллинадан ишеттем. Аның шулкадәр ялкынланып сөйләве миндә дә теләк уятты, – дип сөйләде баулылы Люзия Гәбдрәфыйкова. – Элек тә даими рәвештә китап укый идем. Марафон - үзе бер дөнья: күптән бергә укыган курсташларым, танышларым белән кабат очраштырды, танылган шәхесләр белән аралашу мөмкинлеге бирде. Ә инде финалда катнашып, язучылар белән якыннан аралашу күңелдә якты истәлек булып калды.
– “Әдәби марафон”да икенче тапкыр катнашам, – дип сөйләде Салих авылында яшәүче Тәслия Галиева. – Әлеге марафон, минем өчен татар телен тагын да өйрәнеп, белемне арттыру өчен яхшы. Чөнки мин рус телле мәктәптә белем алдым. Бүгенге көндә оныкларымны да татарча сөйләштерергә, өйрәтергә, туган телебездә булган китапларны уктытырга тырышам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев