Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Диспансеризация үтү мөһим!

Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев һәм аның медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Ринат Шәфыйков белән диспансеризацияга кагылышлы проблемалар турында сөйләштек.

– Бүгенге көндә учреждениедә нинди мәсьәләләр актуаль?

– Соңгы берничә елда, пандемия белән бәйле рәвештә, диспансеризация узучылар саны шактый кимеде, – дип хәбәр итте “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә Глеб Алексеев. – Кызганычка каршы, бүгенге көндә дә темплар бик үк яхшы түгел, әмма куелган бурычларны үтәргә тырышабыз. 2022 елның 12 июленә инде өч меңнән артык кеше тикшерелгән, шуларның 357се – диспансеризациянең икенче тирәнтен этабына җибәрелгән баулылар. 2021-2022 елгы мәгълүмат буенча, Баулы районында 8723 кеше медицина тикшерүләре узган. 83 кешедә төрле авырулар ачыкланган. Ун кешедә – яман шеш, тугыз баулылыда – кан әйләнеше авырулары, тагын 25 кешедә шикәр чире табылган. Хәзерге вакытта йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булган җиде мең кеше диспансер исәбендә тора. Тикшерү үткән гражданнарның 30 процентында гипертония авыруы күзәтелә. Табибларның киңәшләрен үтәү зарур, дәвалауны мөстәкыйль рәвештә туктатырга киңәш ителми.

Татарстанда үлем белән бәйле гомуми статистика турында сөйләгәндә, Баулы районы икенче урында тора. Кызганычка каршы, хезмәткә сәләтле яшьтәгеләр арасында үлү очраклары күп. Әлбәттә, мәгълүмат пенсия яшен күтәрүне исәпкә алып бирелә.

– Хезмәткә сәләтле халык арасында үлем-китемнәр югары булу нәрсәгә бәйле?

– Беренче яртыеллыкта районда хезмәткә сәләтле 12 кеше онкологик авырулардан вафат булды, – дип сөйләде Ринат Шәфыйков. – Кан әйләнеше авыруыннан үлгән 17 кешенең тугызы ике ел эчендә бер тапкыр да хастаханәгә мөрәҗәгать итмәгән һәм тикшерү узмаган. Беренчедән, без эш бирүчеләрне хезмәткәрләренең сәламәтлегенә җаваплы карарга, аларны үз вакытында медицина тикшерүе узарга җибәрергә киңәш итәбез. Икенчедән, әлеге профилактик планлы тикшерүләрнең җентекләп үткәрелүен сорыйбыз.

Кызганычка каршы, 45 яшьтән өлкәнрәк кешеләр (алар исә хәвеф төркеменә керә) еш кына ФГДС узудан баш тарта, бу исә онкология үсеше куркынычын арттыра. Бу процедура ашказаны яман шешен, язваны, гастритны һәм башка авыруларны башлангыч стадияләрдә үк ачыкларга мөмкинлек бирә.

– Онкология авырулары белән вәзгыять ничек?

– 2020 елдан 2022 елга кадәр яман шешнең 21 очрагы ачыкланды, шуларның:

  • берсе – ашказаны яман шеше
  • сигезе – эчәклек яман шеше
  •  
  • унысы – күкрәк бизе яман шеше
  • икесе – күкәйлекләр яман шеше
  • берсе – мәни бизе яман шеше
  • 2022 елда күкрәк бизе яман шешенең бер очрагы ачыкланган.

– Халыкны диспансеризация узарга этәрү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Эшләүче кешеләргә дәүләт тарафыннан бер түләүле ял көне билгеләнә, анда барлык теләүчеләргә диагностика үткәрергә мөмкин. Шулай ук агымдагы елның ахырына хастаханәгә стационар маммограф кайтуын көтәбез. Мондый җиһазлар ярдәмендә без күбрәк халыкны тикшерә алачакбыз. Иң мөһиме – кешеләр килсен. 2021 елда онкологиядән үлгәннәр статистикасын караганда, күпчелек очракта бу кешеләрнең авылларда яшәүчеләр икәнен ачыкладык. Шуңа күрә белгечләребез халыкны авылларга чыгып тикшерәләр. Анда онколог та кабул итә һәм киңәшләр бирә. Шулай ук 27 июльдә флюорографның районга һәм авылларга чыгуы планлаштырыла. Шул ук вакытта безгә нефть компаниясеннән ФГДС диагностика һәм колоноскопия җиһазларын сатып алу өчен 8,5 миллион сумлык грант бирелде. Алар инде кайтарылган, аппаратларны тоташтыру һәм урнаштыру өчен белгечләр килүен көтәбез.

Баулы районында яшәүчеләр өчен хроник авырулар үсешен булдырмау һәм булган чирләрне башлангыч этапта ук дәвалау өчен  менә дигән мөмкинлек бар. Баулы район үзәк хастаханәсе сәлаәмтлеген кайгыртучыларга ярдәмгә килергә әзер.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев