Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Төп тема

Чәчтарашханәләр эшен дәвам итә

Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатыннан барлык төр хезмәт күрсәтү оешмалары вакытлыча тукталып торырга мәҗбүр булды. 20нче апрельдән президент карары нигезендә Татарстанда, шул исәптән Баулыда да чәчтарашханәләр эшли башлады.

Клиенталрны алдан язылу буенча гына кабул итәләр. Изоляция шартларында мондый хезмәт күрсәтүче оешмалар санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне төгәл үтәргә бурычлы. Шул сәбәпле, бер клиентка хезмәт күрсәткәннән соң, бүлмәләр яхшылап җилләтелә, чәч алу һәм кисү кораллары, инвентарьләр дезинфекцияләнә. Перчатка, битлек һәм антисептик чаралар һәрвакыт кул астында.

– Һәр клиентны тиешле санитар нормаларга туры килерлек итеп кабул итәбез, ди озак еллар чәчтараш булып эшләгән Гөлназ Гәзизуллина.– Безгә маска, перчатка киеп киләләр. Клиент белән эшләгән вакытта без махсус “сыек”перчатка киябез (алар бик уңайлы, чөнки гади перчаткалар салына һәм тартылып китәргә мөмкин) һәм шулай ук битлекләрдән эшлибез. Клиентлар билгеле бер вакыт аралыгы белән чакырыла, шунлыктан аларның юллары кисешми, бер-берсе белән очрашмыйлар. Эшемне яратам, карантинга туктаган вакытта да үз эшемне сагындым.

Шулай ук шәһәр үзәгендә урнашкан икенче чәчтарашханә эше белән дә танышып чыктык.

– Бик рәхәтләнеп 20сеннән соң кабат үз эшебезне башлап җибәрдек, – дип сөйләде килгән клиентының чәчен кисә-кисә Светлана Әхмәтгәрәева. – Дөресен генә әйткәндә, эштән туктап торган арада миңа бик күңелсез булды, мин үз эшемне ничек яратып һәм күңел биреп эшләгәнемне аңладым. Бүгенге көндә барлык санитар таләпләргә нигезләнеп эшлибез.

Ни өчен Гөлназ һәм Светлана чәчтараш һөнәрен сайлаганнар? Гөлназның беренче тапкыр үзенең чәчен үзе кисү тарихы – тулырак “Хезмәткә дан” газетасында укырга һәм Баулы телевидениесендә карарга мөмкин булачак.

Шуны да онытмаска кирәк, чәчтарашханәгә бару алдыннан, нәкъ менә шул максатны күрсәтеп, смс- пропуск алырга яки онлайн теркәлергә кирәк. Моның өчен covid19.tatarstan.ru порталында теркәлергә һәм шәхси кабинетта пропуск алырга кирәк. Ул 2 сәгать гамәлдә була. Рөхсәтне айга бер генә тапкыр алырга мөмкин.

Автор фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев