Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Бүген Баулы районы мөселманнары Корбан гаетенә җыелды

Корбан гаете Ураза бәйрәменнән соң, 70 көн үткәч, билгеләп үтелә. Быел да районның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укылды. Шәһәрнең төньяк-көнчыгыш өлешендә яшәүчеләр стадионга җыелды, бәйрәм намазын ачык һавада укыдылар.

Районның имам-мөхтәсибе Әнвәр Хәмитов Гает намазына килүчеләргә Корбан гаете тарихын бәян итте, дөньяви вәгазьләр укып ишеттерде. Мал җыю, тормыш итү, сабыр булу һәм Аллаһы Тәгалә тарафыннан сынауларга дучар ителү, аларны зур сабырлык белән җиңүгә ирешү хакында сөйләде. Барысын да Гает бәйрәме белән тәбрик итте.

Иртәнге бәйрәм намазын җәмәгать белән укыр өчен килгән мөселманнарны Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин да тәбрик итте. Ил-көннәргә тынычлык теләде.

Барысы да сафланып намазга басты. 

Бәйрәм намазыннан соң корбан чалу һәм чалдыру нияте белән бик күпләр мәчет янындагы махсус мәйданчыкка җыелдылар. Быел да, башка еллардагы кебек үк корбанлык өчен күбрәк сарыкка сорау зур булды. Аны авырлыгына карап, 13-20 меңгә кадәр сатып алырга мөмкин иде.

– Без быел беренче тапкыр корбан чалдырырга ниятләдек, – дип сөйләде Ютазы районыннан ук килгән бер ханым. – Киявем махсус хәрби операциядә катнаша. Аның исәнлеген, сау-сәламәт әйләнеп кайтуын теләп, корбан чалдырабыз. Кабул булсын!

 

– Без ел саен гаиләбез белән корбан чалабыз. Аның итен мохтаҗ булган күргән-белгәннәребезгә таратабыз, туганнарыбызга өлеш чыгарабыз, – дип сөйләде баулылы Эмиль Галимов. – Иртән үк бәйрәм коймаклары пешердек. Райондашларны әлеге изге бәйрәм белән тәбрик итәм.

Бу хакта тулырак Баулы телевидениесендә карарга мөмкин.

Фото автордан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев