Биючеләрнең яңа җиңүе
“Асылташ” хореографик коллективы “Рухият” хәйрия фонды үткәргән “Сандугач сайрар илем” конкурс-фестивалендә уңышлы чыгыш ясады.
Әлмәттә үткән конкурста Кызылъяр авыл мәдәният йортында Илсөяр Дәүләтшина җитәкчелегендә эшләүче “Асылташ” бию коллективы “Хореография” номинациясендә беренче урын алды һәм 15 мең сум күләмендә акчалата бүләккә лаек булды.
Фото: Кызылъяр авылы мәдәният йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев