Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Битлек алып куегыз: коронавирусның яңа дулкыны көтелә

Баулы районында Covid-19 белән авыручылар саны арта.

Коронавирус инфекциясе безнең белән ике ел диярлек "яши". Соңгы айларда аны йоктыручылар саны бераз кимесә дә, августта медиклар чаң кага башлады: авыручылар саны көннән-көн арта бара.
1 августка булган мәгълүматка караганда, Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирусның яңа 46 очрагы ачыкланган булса, август уртасында бу күрсәткеч 97гә җиткән. Баулы районында да авыручылар саны арта. Июль ахырында безнең районда атнага 5-6 очрак булса, бу атна башында исә бер тәүлек эчендә генә дә
8 кешегә Covid-19 диагнозы куелган.
"Дүшәмбе көнне 8 кешедә коронавирус ачыкланды, — дип сөйләде" Хезмәткә дан" хәбәрчесенә район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев. — Инфекцияне кичерергә бары вакцинация гына ярдәм итәчәк".
Баулыларга ревакцинация ясату зарурлыгын искәртәләр. Шулай ук хезмәт коллективларында битлек кияргә киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы #баулыинформ