Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

“Берёзка”га “Көзге моң” таралды

Исергәп авылы мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән артистлары "Берёзка" тернәкләндерү үзәгендә концерт куйдылар. "Көзге моңнар" дип исемләнгән күңел ачу чарасы ике сәгатькә якын барды.

Татарстанның төрле төбәкләреннән Баулыга ял итәргә һәм тернәкләнергә килгән кешеләр күңеленә концерт хуш килгән.

- Бик җылы, якын итеп кабул иттеләр, ял итү бүлмәсендә алма төшәр урын да калмаган иде, - ди Исергәп авылы клуб директоры Лилия Талипова. - Без дә бик канатланып, үзебезнең чыгышларыбыздан кәнәгать калып кайттык. Тагын чакырып калдылар. Күренеп тора, күп кенә читтән килгән абый-апалар татар җырына, татар моңына, тере тавыш белән гармунга, баянга кушылып җырлаган җырларга сусаганнар.

Исергәптә озак еллар эшләп килүче "Ләйсән" җыр ансамблен, Зөлфия Шаракова һәм Алмаз Йосыпов, Лилия Талипова һәм Айрат Хәбировлар башкарган яңа дуэтлар кайнар алкышланды. Ә күпләр инде яратып өлгергән, тирә-якка дан казанган Рүзилә Әбүзарова һәм Ирек Тимаев дуэтын, Айнур Хәбибуллинны тамашачылар кабат-кабат сорап җырлаттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев