Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Беренче абунәчебез бассейнга беренче абонементны алды

“Баулы-информ” мультимедиале редакциясе “Хезмәткә дан” район газетасына язылучылары арасында төрле акцияләр, отышлы уйнатулар оештырып тора. Аның чираттагысы 4-14 декабрьгә кадәр.

Район газетасына 4 декабрьдән 14 декабрьгә кадәр язылган беренче ун кешегә шәһәрнең ябык бассейнына бушлай абонемент бирелә. Бүген шундый беренче язылучы Миннегол авылында яшәүче Розалия Инсапова булды.
– Без кечкенә чакта ук район газетасын күреп, укып үстек. Бүгенге акциягә эләгүем белән шатмын. Газетаны кайда гына күрсәм дә, кулыма алып карыйм, тиз генә укып чыгам мин. Газета безнең районныкы, үзебезнеке бит, күңелгә якын, – дип сөйләде “Хезмәткә дан” газетасы корреспондентына Розалия Инсапова. – Әле газетага язылырга өлгермәгән идем. Йөгереп килдем. Бассейнга абонемент та, махсус басылган календарь дә бүләк иттеләр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев