Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төп тема

Баулының тугызынчы санлы балалар бакчасында милли дәрес үтте

Баулының “Ак калфак” татар хатын-кызларының җирле оешмасы балалар бакчалары, мәктәпләр белән дә тыгыз элемтәдә торып, урыннарга чыгып бик матур чаралар оештыра. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысалаларында “Әбием сандыгы” дип исемләнгән милли дәрес белән алар балалар бакчаларындагы нәниләр белән очрашулар уздыра. Шундый милли рухтагы очрашу шәһәрнең “Аленка” балалар бакчасында булды.

Чара барышында “Ак калфак” ханымнары сабыйларга милли киемнәребезне, кул эшләнмәләрен, борынгы бизәнү әйберләрен күрсәттеләр. Шулай ук борынгы җырлар, мөнәҗәтләр белән таныштырып, бергә милли уеннар уйнадылар.


– Биюле, җырлы бу дәрес балаларга һәрвакыт ошый, – дип сөйләде чараны оештыручы, “Ак калфак” җирле оешмасының җитәкчесе Римма Яруллина. – Нәниләр күңел биреп тыңлап утыралар. Бу юлы чыгарылыш төркеме балалары белән очраштык.

– Быелгы ел өчен бигрәк тә актуаль әлеге тема. Без ел әйләнәсе туган тел, гореф-гадәтләр, милли йөзебезне чагылдырган тәрбия сәгатьләре, дәресләр, бәйрәмнәр уздырабыз, – дип сөйләде татар теле тәрбиячесе Рәйсә Сөнгатуллина. – Бүген “Ак калфак” ханымнарына зур рәхмәт әйтәбез. Бик эчтәлекле, матур чара оештырдылар.

Нинди чигү әйберләрен кем чиккән? Бизәнү әйберләрен кем ясаган? Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга һәм Баулы телевидениесендә карарга мөмкин.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев