Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулының төзекләндерү идарәсе яфрак җыюга керешкән

Шәһәр төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләрен һәрвакыт эштә, урам буйларында күреп торабыз. Алар ел әйләнәсенә эшсез тормый, шәһәребезне матур, чиста тоту өчен, бар көчләрен салалар. Шушы көннәрдә хезмәткәрләр, корыган агач яфракларын җыярга дип, паркка чыккан.

Иң элек хезмәткәрләр, коелып төшкән яфракларны махсус җайланма белән бер урынга җыеп куя. Җил себертеп алып китмәсен һәм җыелган яфраклар күркәм паркның матурлыгын җуеп тормасын дип, яфракларны тизрәк трактор арбасына ташыйлар. Җыеп алынган яфракларны, нигездә, махсус полигонга илтәләр.

“Баулы халкы бакчаларына черемә итеп яфрак сораса, аларга да илтәбез, – ди төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе директоры Марсель Даутов. – Көн саен полигонга дүрт кубометр яфрак чыгарыла”.

Көз дәвам итә, димәк, эшлисе эшләр алда әле. Парклардан кала. коелган яфракларны Пионер, Һади Такташ, Горюнов урамнарыннан да җыеп алачаклар.

Фото: Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев