Баулының иң яхшы укучысы билгеләнде
Баулының 2нче мәктәбендә “Ел укучысы-2021” район конкурсы узды. Быел анда шәһәрдәге – алты, авыллардагы өч мәктәптән дүртенче сыйныфта укучы тугыз бала катнашты.
Былтыр, пандемия белән бәйле чикләүләр аркасында, “Ел укучысы” конкурсы үткәрелмәгән иде. Шуңа күрә быел укытучылар да, укучылар да мәктәпнең актлар залына быелгы уку елының иң яхшы, иң талантлы һәм иң акыллы укучысын ачыкларга бик сөенеп килделәр.
– Бирегә район мәктәпләренең дүртенче сыйныфта укучы иң яхшы балалары җыелды, – диде сәламләү чыгышында жюри рәисе Ирина Веденеева. – Конкурс биш этапта уза, икесе инде булды. Сез бу конкурска беренче сыйныфтан бирле әзерләнәсез. Без сезнең дүрт ел дәвамында җыйган бай портфолионы карадык.
Катнашучылар өч этапны узды: визит карточкасы, интеллектуаль турнир һәм иҗади конкурс. Визит карточкасында укучылар үзләре һәм мавыгулары турында сөйләделәр. Интеллектуаль турнирда төрле тармаклардан алынган катлаулы 14 сорауга җавап бирделәр. Ә иҗади конкурста укучылар бирелгән темага 10 минут эчендә эссе яздылар һәм тамашачылар каршында укыдылар. Катнашучыларның барысы да конкурска яхшы әзерләнгән, алар үзләренең талантларын күрсәттеләр. Мәсәлән, 5нче мәктәп укучысы Диләрә Идиятуллина шахмат уйнарга яратуы турында сөйләде. 4нче гимназия укучысы Гөлшат Нуриева виртуоз биюче булуын күрсәтте. Татар Томбарлы мәктәбеннән Гөлназ Гайнаншина ана телендә – татар телендә – чыгыш ясады. Ә 7нче мәктәптән Тимур Әсәдуллин тамашачылар һәм жюри әгъзалары каршында төрле яклап сәләтле укучы булуын күрсәтте. Сүз уңаеннан, ул интеллектуаль турнирда иң күп балл җыйды һәм, башка этаплар нәтиҗәләрен дә исәпкә алып, “Ел укучысы-2021” конкурсы җиңүчесе дип табылды.
– Әле мин күптән түгел Казаннан кайттым. “Созвездие – Йолдызлык” фестивалендә катнаштым, һәм кайту белән бу конкурска әзерләнә башладым, – дип сөйләде Тимур. – Мине укытучым Наталья Николаевна әзерләде, һәм, билгеле инде, сәхнәдә сыйныфташларым да ярдәм итте. Мин чыгыш ясаганда дулкынландым. Шулай да, укытучымны, әти-әниемне кыен хәлгә куймас өчен, бик тырыштым. Конкурста катнашу бик ошады.
Икенче урын 5нче мәктәп укучысы Диләрә Идиятуллинага бирелде, өченче урында – 3нче мәктәптән Регина Әхмәтҗанова.
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев