Баулының Берёзовая урамы халкы өмәгә чыкты
Шәһәрнең, урамнарның матурлыгы һәм төзеклеге анда яшәүче кешеләрнең үзеннән дә тора. Моның шулай икәнен Березовая урамында яшәүчеләр тагын бер кабат исбатлады. Алар күптән халыкны борчыган почта ящиклары урнаштырылачак мәйданчыкны ясарга дип өмәгә чыктылар.
– Күптән хыялланып йөри идек, тик һаман кул көче һәм тәвәкәллек җитмәде диимме инде, – дип аңлатты урам өлкәне Гүзәлия Вәлтиева. –Урамдагы халык белән телефонда бер аерым чат ясап, тиз генә аралашып хәл иттек тә, икенче көнне өмәгә дә чыктык. Халыкның дәрт белән эшләвенә, кирәкле материалларны тиз таба алу сәләтенә исем китте! Эшче көчләр дә, кулы эш белгән ир-егетләребез дә тиз табылды. Почта ящикларын барыбызга да бер төрлене алырга сөйләштек, тиздән аларны әзерләп китерәчәкләр.
Өмәне оештыручылар сүзләренчә, аларга бердәм көч белән эшләү дәрт өстәгән һәм яңа идеяләр тудырган. Алар моннан соң бергәләп урам бәйрәмнәрен дә үткәрергә дип план коралар.
Индира Сәйфуллина
Фото: Г.Вәлтиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев