Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылы Зәйтүн Муллаянов иҗат кичәсен үткәрде

Баянчы, тальянчы, җырчы һәм рәссам – баулылы Зәйтүн Муллаянов нәкъ менә шундый һөнәрләргә ия. Бу хакта мәдәният йортының фойесында оештырылган зур булмаган күргәзмәдә дә күрергә мөмкин иде. Ул гына да түгел, шигырьләр дә иҗат итә, алар сәхнә аша тамашачыга җиткерелде.

Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында утыз елдан артык гомерен иҗатка, мәдәнияткә багышлаган Зәйтүн Муллаяновның юбилеена багышлаган иҗат кичәсе узды. Аны сәхнәдәш дуслары, иҗатташлары тәбрикләде.

Кичәне алып баручы Йолдыз Шакирова тумышы белән Хөнсевәр авылыннан булган Зәйтүн Муллаяновның тормыш һәм иҗат юлын тамашачыга үзенчәлекле итеп бәян итте. Тамашачы юбилярны яңа яктан ачты.

Концерт барышында җырлар, биюләр, ансамбльләр чыгышы алышынып торды. Иҗат кичәсе һәр кеше күңелендә җылы хисләр уятты.

– Зәйтүн Бәһер улы үтә дә талантлы, үзенчәлекле, уникаль шәхес, – дип сөйләде мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Моратова. – Озак еллар мәдәният өлкәсендә эшләп, ул шундый гади дә, затлы да булып кала белде. Аны без гади генә ярминкә үткән мәйданчык сәхнәсендә дә, район, республика күләмендә узган бәйгеләр сәхнәсендә дә күрергә мөмкин. Кайда гына чыгыш ясаса да, аның үз тамашачысы бар.

Иҗат кичәсеннән һәркем ял итеп, матур хисләр белән таралышты. Тамашачылар фикерен, Баулы телевидениесендә чыгачак сюжетны карап, белә аласыз.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев