Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулылы үз эшен яратып башкара

29 октябрьдә Россия Федерациясе милли гвардия гаскәрләренең ведомстводан тыш сак оешуының 70 еллыгын билгеләп үтә.

2016 елда Россия Федерациясе Президенты Указы белән ведомстводан тыш сак Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләренең федераль хезмәте структурасына кертелде. Бу – Татарстан Республикасы буенча Россия гвардиясе идарәсендә иң күп санлы хезмәтләрнең берсе. Аның составында республиканың барлык шәһәрләрендә һәм эре торак пунктларында эшләүче 29 бүлекчәсе бар. Һөнәри бәйрәмне «Татарстан Республикасы буенча Россия милли гвардиясе ведомстводан тыш сак идарәсе» филиалы – Баулы районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге дә билгеләп үтә.

Безнең шәһәрдә дә ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре бар, алар бу хезмәттә дистә еллар буе хезмәт куйган. Әлеге хезмәттә ир-егетләр генә түгел, ә хатын-кызлар да эшли. Рәзилә Рамазанова Баулы ведомстводан тыш сак идарәсендә 20 елдан артык юристконсульт булып эшли. Бәйрәм көне алдыннан ул «Хезмәткә дан» хәбәрчесенә үзенең эше турында сөйләде.

Рәзилә Мансур кызы Баулы районы Хансевәр авылында туган. Мәктәптән соң Бөгелмә шәһәрендә пешекче һәм ЭВМ операторы белгечлеге ала. Аннары ТИСБИ Баулы филиалында укый. 2001 елда ведомстводан тыш сак бүлегенә эшкә урнашканнан соң, Рәзилә Мансур кызы читтән торып институтка укырга кереп, үз квалификациясен күтәрүен дәвам итә.

Юристконсульт вазифасына урнашу Рәзиләның туган көне белән туры килә. Шул вакыттан бирле, 1 ноябрь көнен ул икеләтә бәйрәм итә.

Минем төп эшем – безнең ведомство төзегән килешүләрне тикшерү. Шулай ук контрагентларны һәм җитәкчелек имзасына керә торган документларны РФ законнарына туры килү-килмәвен тикшерәм. Мин ике районга – Баулы һәм Ютазы районнарына юристконсульт, дип сөйләде Рәзилә Рамазанова. – Миңа үземнең эшем бик ошый. Без зур, бердәм коллектив һәм җитәкчелегебез яхшы. Вакыт тиз үтә. Мин эшкә егерме ел элек килдем, әмма ул күптән түгел кебек кенә тоела. Безнең эштә эшләүчеләр хокук өлкәсендә һәрвакыт өйрәнергә, даими булган үзгәрешләрне күзәтеп торырга тиеш. Хокук белгечләре гражданлык, җинаять, финанс, хезмәт, административ хокук, РФ законнарында, гомумән законнарда, норматив актларда ориентлаша белергә тиеш.

Безнең әңгәмәдәшебез гаиләсендә ике ул үсә. Берсе балалар бакчасына йөри, икенчесе мәктәптә укый. Малайлар ата-аналарына һәрьяклап булышырга тырышалар. Рамазановлар үз йортлары белән яшиләр, әлбәттә, анда һәркем өчен дә эш табыла. Рәзилә үзе сөйләгәнчә, ул үз участогында эшләргә, бигрәк тә төрле чәчәкләр үстерергә ярата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев