Баулылы Әнисә Галеева: “Җидедә дә, җитмешкә дә гармун белән...”
Баулы районында яшәүче талантлы шәхесләр турында язуыбызны, Баулы телевидениесендә күрсәтүебезне дәвам итәбез. Аның чираттагысы ветеран укытучы, мәгариф отличнигы, “Ак калфак” татар хатын-кызларының җирле оешмасы активы, шагыйрә, автор-башкаручы Әнисә Галеева.
Әнисә Хәйбрахман кызы кая гына барса да, кулыннан гармуны төшми. Балачакта уйнарга өйрәнгән шөгыле аны гомере буе озата бара.
– Абыйга гармун алдылар. Мин әле кечкенә идем, гармунга тияргә ярамый иде, – дип матур хатирәләрен безнең белән дә бүлеште Әнисә ханым. – Өйдә берүзем генә булганда шул гармунның телләрен булса да сыпырып карый идем. Шундый уйныйсым, шундый өйрәнәсем килде.
Шулай итеп, Әнисә Галеева җиденче сыйныфта укыган вакытта гармунчы була.
Гармунда уйнау сәләте белән Әнисә Галеевада шигырь язу, аларны җыр итеп башкару сәләте дә ачыла. Аның үзе иҗат иткән шигырь һәм җырлары бихисап.
– Язган шигырь һәм җырларымны санаганым юк, бик күп булгандыр инде, – ди ул. – Күңелемә иң хуш килгәне үземнең туган авылыма багышлап язган “Шалты” авылы җыры. Мин дә үземнең туган авылымны, кешеләрен, табигатен чиксез яратам.
Әнисә Хәйбрахман кызы бүгенге көндә дә үзенең укытучы һөнәренә тугры. Ул үзен мәктәп тормышы, укучылары һәм хезмәттәшләреннән башка күз алдына китерә алмый.
Әнисә Галееваның иҗат һәм хезмәт белән бергә үрелеп барган матур гомер юлы хакында тулырак Баулы телевидениесенең “Якташлар” тапшыруында карарга мөмкин булачак.
Фото: шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев