Баулыларның миллионлаган бурычлары бар
Баулы шәһәре һәм Баулы районы идарәче компаниясе хезмәт күрсәтә торган күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең 2020 ел өчен бурычлары 3,9 миллион сумга арткан, һәм 2020 елның 31 декабренә гомуми бурыч 42,8 миллион сум тәшкил иткән.
Идарәче компания җитәкчесе Руслан Хәбибуллин мәгълүматына караганда, бурычларны киметү максатыннан, бурычлылар белән торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча даими эш алып барыла. Өч һәм күбрәк ай түләмәгән кешеләргә бурычны түләү кирәклеге турында белдерү кәгазьләре таратыла. 108 материал судка бирелгән, барлык бурыч – 9,7 миллион сум, 1,7 миллионы түләтелгән.
Моннан тыш, шәһәр башкарма комитетында бурычлылар белән эшләү буенча даими комиссия эшли. Атна саен аның утырышларына бурычлары җыелган кешеләр чакырыла. Мондый очрашулар вакытында торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча бурыч җыелу сәбәпләре ачыклана, шулай ук бурычларны реструктурлаштыру турында килешүләр төзелә, социаль ярдәм чаралары турында консультацияләр үткәрелә. 2020 елда 22 утырыш үткәрелгән, аларга 220 бурычлы чакырылган, 59ы гына килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев