Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулылар «Җырлыйк әле» тапшыруында катнашты

Баулылар бер җирдә дә сынатмый. Районның “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Римма Яруллина ТНВ каналында «Җырлыйк әле» тапшыруда катнашты.

– Без, “Ак калфак” лар, бер команда булып чыгыш ясадык, – дип сөйләде Римма Яруллина. – Җиңүчеләр булып Мәскәүдән килгән “Ак калфак”лар Наилә Фатехова белән Роза Хәбибуллина танылдылар. Без Фагыйлә Чумарова белән алардан бераз гына түбәнрәк бал җыйсак та, барыбер җиңүчеләр дипломы белән бүләкләндек!

Тапшыруга килгән һәр кеше бүләкләр дә алып килгәннәр иде. Без Баулы чәкчәген күчтәнәч итеп тапшырдык. Ул да бик матур һәм тәмле иде.

Тапшыруны баулылар апрель аенда карый алачаклар.

Фото: шәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев