Баулылар якташ язучы Асия Юнысова белән очрашты
Баулы үзәк китапханәсендә якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе лауреаты, «Бәллүр каләм-2002», Әлмәт язучылар берләшмәсенең Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләге иясе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Асия Юнысова белән очрашу булды.
Асия Юнысованы якташлары яраталар. Очрашу кичәсе узасы үзәк китапханә ишеген ачып кереп, гардеробка чират торганда башка шундый уй керде. Чөнки биредәге кешеләрнең мәҗбүриләп китерелмәве, һәркемнең үзе теләп, очрашуга ашкынып килү күренеп тора иде. Күбесенең кулларында чәчәкләр.
Китапханәнең конференцияләр залы шыгрым тулы, өстәмә урындыклар да кертеп куйгач, чын-чынлап алма төшәр урын калмады. Инде очрашу башланыр вакыт җитсә дә, сәхнәдә язучы утырачак урын буш иде әле. Ә тамаша залы гөрли. Асия Юнысова якташлары, сабакташлары, яшьлек дуслары арасына кереп утырган да, рәхәтләнеп сөйләшеп утыра икән.
Очрашу турында тулырак “Хезмәткә дан” газетасында укырсыз
Автор фотосурәтләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев