Баулылар хаҗ сәфәрендә
Хаҗ кылу – ул ислам диненең биш баганасының берсе булып санала. Хаҗлар да төрле була. Бүгенге көндә Баулы районыннан җиде кеше Гомрәдә. Алар районның имам мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов җитәкчелегендә хаҗ юлын үтәләр. Олы сәфәрдә булучы райондашларыбыз үз тәэсирләре белән уртаклашты.
Хаҗ сәфәрен кылу – сау-сәламәт, балигълык яшенә ирешкән һәр мөселман кешесенең бурычы.
– Кече хаҗга җиде кеше җыенып килдек, – дип хәбәр итте Әнвәр хәзрәт. – Гомрә хаҗы – ул кече хаҗ булып санала. Аның өчен аерым вакыт юк, ягъни кешенең кайчан мөмкинчелеге була, шул вакытны бара.
Хәзрәт сүзләренчә, гомрә хаҗы олы хаҗ белән чагыштырганда күпкә җиңелрәк.
– Гомрәдә башкарылучы гыйбадәтләр азрак була. Ул гыйбадәтләрне тиз арада үтәргә мөмкин, – дип аңлатты ул. – Гомрә хаҗы вакытында шулай ук Мәккәдә кәгбәтулла кырыенда тәваф кылу керә. Һәм Мәдинә шәһәрендә пәйгамбәребез мәчетенә килеп, анда намаз укып, сәлам биреп китү кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев